Читтән торып, милек хуҗасы рөхсәтеннән башка хосусыйлык хокукына күчүне теркәүгә документлар тапшыру хәзер мөмкин түгел.
Бүгенге көннән күчемсез милек белән килешүләр уздырганда көчәйтелгән квалификацияле электрон имзадан файдалану тәртибен җайга салучы закон көченә керә.
Яңа кагыйдәләр мондый килешүләрне бары тик күчемсез милек хуҗасының язмача ризалыгы белән генә уздыру мөмкинлеген билгели.
13 августтан гражданнар электрон имза белән расланган электрон гариза нигезендә үзләренеке булган хосусый милеккә хокуклар күчүнең теркәлү мөмкинлеге турында язуны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына гариза бирү аша кертү мөмкинлеге алалар.
Бердәм дәүләт реестрында андый язма булмаган очракта килешүне читтән торып башкару мөмкин түгел.
«Әгәр гражданин хосусыйлыгында булган күчемсез милеккә килешүне электрон рәвештә башкарырга тели икән, аңа кәгазь саклагычта тиешле гаризаны Татарстан Росреестрына тапшырырга кирәк була. Ул чагында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына махсус билге куела, - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Дәүләт Реестры идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Илсөя Казакова.