“Нур Баян” хуҗалыгы бер сыерга 5 килограмм сөтне ничек арттырган? Әлеге сорау авылда яшәп, мал тотучы һәркемне кызыксындыра. Ихатасында мал асраучыны да, фермерны да, хуҗалык җитәкчеләрен дә. 16 август көнне “Нур Баян” хуҗалыгы уңыш серен хуҗалык җитәкчеләре белән уртаклашты. Чөнки хуҗалыклар авылда эшчәнлек темпын билгелиләр, фермерларга да, авыл халкына да яңача уйларга этәргеч бирәләр.
“Нур Баян” хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Гапсәләмов - республикада гына түгел, башка өлкәләрдә дә авыл хуҗалыгы тармагына кертелгән яңалыклардан хәбәрдәр җитәкче. Терлекчелектә малларга азыкны миксерда ваклатып ашатуны 2002 нче елда ук керткәннәр иде алар. Яңа алымны куллану – бер әйбер, ә менә аны фәнгә нигезләнеп эшләтү – икенче. Камилләшә барып, алар инде күптән терлеккә азыкны баланслап бирәләр. Баланслау аларга бер сыерга 1,5 килограмм сөтне арттырырга мөмкинлек биргән. Ә инде азыкның файдалы матдәләрен тикшереп, махсус программа белән фуражны, силосны, сенажны, патоканы кушып, миксерда үлчәп, катнаштырып сыерларга ашаткач, ике ай эчендә бер сыерга 3,5 килограммга кадәр сөт бирүчәнлек арткан. Сыерларга бер төрле, симертү терлекләренә икенче төрле рацион аларның. Эре малларның көнлек үсеше 868 грамм. Хуҗалыкта асралган 2507 эре малның 927 савым сыерлары. Көнлек савым 17 300 килограмм. Баш зоотехник Рәсил Нургалиев һәр рационның үтәлешен, миксерга салынган азыкның үлчәмендә тайпылышлар булмавын эш бүлмәсендәге компьютердан күзәтеп, анализлап бара. Азык цехындагы оператор Ризаев Рәфил эш барышын күзәтчелектә тота. Азык баланслауда 5 процент тайпылыш булу гадәти саналса, аларда ул нибары 2 процент кына.
Ферма территориясендә терлек азыгын саклау һәм әзерләп бирү өчен махсус зона булдырыла. Азык цехы янында сенаж, силос базлары төзелә. Шунда ук янәшәдә салам да, фураж да булачак. Терлек азыгын сыйфатлы әзерләү хуҗалыкка азык өстәмәләре алмый да баланслы ашатуны оештырырга мөмкинлек бирә.
-Безнең әле резерв бар, үз мөмкинлекләребезне оптималь файдаланып бетергәч кенә үсешне арттыруда азык өстәмәләренә күчәчәкбез, - ди, Айрат Салихҗан улы.
20 август көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
“Нур Баян” хуҗалыгында район семинары – фоторепортаж.
Янгын “Бүләк” лагереның ике катлы кирпеч бинасында, беренче каттагы гардероб бүлмәсендә чыга. Гиперактив бала гардеробка кереп тәмәке тарткан. Тәмәкесе сүнмәгән һәм янгын чыгуга сәбәп булган. Хәвефкә бирелми торыгыз, “Шартлы төстә янгын чыганагын сүндерү һәм балаларны эвакуацияләү буенча” укулар уздыруның сюжет линиясе бу. Кызганыч, Россиядә балалар ял итә торган лагерьларда күңелсез вакыйгалар еш була. Укулар гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аерым күнекмәләр булдыруны күздә тота.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте. Ведомство тарафыннан Россия Федерациясенең 85 субъектында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аларның 20%ында IT үсешенең һәм АПКга технологик алымнар кертүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, ә төбәкләрнең 29%ында күрсәткечләр уртача.
Алынган белешмәләрдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгында цифрлы алымнарны гамәлгә кертү темплары буенча лидерлар – Алтай һәм Краснодар, Курск, Липецк һәм Самара өлкәләре, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы. Иң түбән темплар Еврей автоном өлкәсендә, Амур, Киров, Кострома, Магадан һәм Мурманск өлкәләрендә, Камчатка һәм Приморье крайларында, Кабарда-Балкар Республикасында һәм Карачай-Черкес Республикасында күзәтелә.
14 нче август көнне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.
Кырларны карап чыкканнан соң, Марат Әхмәтов һәр районның башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм сорауларга җаваплар бирде.
Татарстан Росреестры, үз карамагындагы күчемсез милек объектлары белән шәхси катнашмыйча сату-алу эшләрен тыярга теләүче гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны арту сәбәпле, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.
Күчүне, туктатуны, хокукын чикләү һәм күчемсез милек объектының шәхси катнашыннан башка дәүләти теркәү мөмкинлеге булмау турындагы гариза белән күчемсез милек объекты хуҗасы яки аның законлы вәкиле (ата-аналар, опекун, попечитель) гына мөрәҗәгать итә ала. Ышаныч кәгазе буенча эшләүче зат мондый гаризаны бирә алмый!
Татарстан Республикасында "Үсеш локомотивлары" федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалары конкурсы финалистлары Татарстан Республикасы делегациясе составында "Кырым күпере" төбәкара семинарында катнаштылар.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында федераль партия проектын гамәлгә ашыру координаторы булып тора.
"Үсеш локомотивлары" стратиегик инициативалар конкурсында катнашучыларның үзара бәйләнеше белем бирү программасының барышында дәвамлы. Яшьләр лидерларын һәм стратегик проектларны яклау - республикабызның кадрлар потенциалы үсешенең аерылгысыз өлеше.
Семинар барышында Кырым Республикасының Дәүләт Советында түгәрәк өстәл узды, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан башкарма комитеты җитәкчелеге белән эшлекле очрашу, Кырым Республикасының Яшьләр үзәгендә һәм Кырым патриот үзәгендә булдылар.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары 2 нче августтан республика буенча гастроль турга чыкты. Алар барлыгы 17 районда чыгыш ясый. Актаныштагы күчмә концерт 13 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында узды.
Җырчылар, якташларыбыз Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барган концерт Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләренең сәнгатен колачлап, республикада яшәүче милләтләрнең үзара дус һәм тату яшәвен чагылдырды. Үзбәк, һинд биюләре, татар, рус, төрек телендәге җырлар, «Мирас» фольклор ансамбле чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Африкалы Олевир Мукендиның актанышлыларны саф татарча сәламләп, “Мин сине яратам”дип җырлавын гаҗәпләнеп тә, үз итеп тә карады тамашачы. Конго Республикасында туып-үскән кара тәнле Олевир туган телендә дә күңел хисләрен җиткерде. Татарстанның халык артисты Вил Усманов ТР Дәүләт Советына бер мандатлы Ык буе территориаль сайлау округыннан депутатлыкка кандидат, бүген дә ТР Дәүләт Советы депутаты булып торучы Альберт Хәбибуллинның ышанычлысы буларак чыгыш ясады. Халык арасында популяр булган җырларын башкарды. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова 8 сентябрьдә узачак алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында сөйләде, сәяси чарада актив катнашырга чакырды.
15 август көнне 13.30 сәгатьтә “Татарстан 24” телеканалында туры элемтәдә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында “Торак-коммуналь өлкә буенча киңәшләр” программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән “дача амнистиясе”н яңарту һәм 13 августта үз көченә кергән күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон турында барачак.
Әлеге законнар буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина бирәчәкләр.
Шул ук вакытта һәр караучы үзен борчыган сорауны бирә ала. Моның өчен программаның (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 номерын гына җыярга кирәк.
Тапшыру 15:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә; шимбә көннәрендә эфир вакыты – 18:30; якшәмбе көннәрендә - 13:30 сәгатьләрдә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru, “Матбугат хезмәте” бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук "Росреестр" каналында youtube.