Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары 2 нче августтан республика буенча гастроль турга чыкты. Алар барлыгы 17 районда чыгыш ясый. Актаныштагы күчмә концерт 13 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында узды.
Җырчылар, якташларыбыз Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барган концерт Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләренең сәнгатен колачлап, республикада яшәүче милләтләрнең үзара дус һәм тату яшәвен чагылдырды. Үзбәк, һинд биюләре, татар, рус, төрек телендәге җырлар, «Мирас» фольклор ансамбле чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Африкалы Олевир Мукендиның актанышлыларны саф татарча сәламләп, “Мин сине яратам”дип җырлавын гаҗәпләнеп тә, үз итеп тә карады тамашачы. Конго Республикасында туып-үскән кара тәнле Олевир туган телендә дә күңел хисләрен җиткерде. Татарстанның халык артисты Вил Усманов ТР Дәүләт Советына бер мандатлы Ык буе территориаль сайлау округыннан депутатлыкка кандидат, бүген дә ТР Дәүләт Советы депутаты булып торучы Альберт Хәбибуллинның ышанычлысы буларак чыгыш ясады. Халык арасында популяр булган җырларын башкарды. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова 8 сентябрьдә узачак алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында сөйләде, сәяси чарада актив катнашырга чакырды.
Ләйсән Газизова - Актаныш-информ