“Нур Баян” хуҗалыгы бер сыерга 5 килограмм сөтне ничек арттырган?

2019 елның 17 августы, шимбә

“Нур Баян” хуҗалыгы бер сыерга 5 килограмм сөтне ничек арттырган? Әлеге сорау авылда яшәп, мал тотучы һәркемне кызыксындыра. Ихатасында мал асраучыны да, фермерны да, хуҗалык җитәкчеләрен дә. 16 август көнне “Нур Баян” хуҗалыгы уңыш серен хуҗалык җитәкчеләре белән уртаклашты. Чөнки хуҗалыклар авылда эшчәнлек темпын билгелиләр, фермерларга да, авыл халкына да яңача уйларга этәргеч бирәләр.

“Нур Баян” хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Гапсәләмов - республикада гына түгел, башка өлкәләрдә дә авыл хуҗалыгы тармагына кертелгән яңалыклардан хәбәрдәр җитәкче. Терлекчелектә малларга азыкны миксерда ваклатып ашатуны 2002 нче елда ук керткәннәр иде алар. Яңа алымны куллану – бер әйбер, ә менә аны фәнгә нигезләнеп эшләтү – икенче. Камилләшә барып, алар инде күптән терлеккә азыкны баланслап бирәләр. Баланслау аларга бер сыерга 1,5 килограмм сөтне арттырырга мөмкинлек биргән. Ә инде азыкның файдалы матдәләрен тикшереп, махсус программа белән фуражны, силосны, сенажны, патоканы кушып, миксерда үлчәп, катнаштырып сыерларга ашаткач, ике ай эчендә бер сыерга 3,5 килограммга кадәр сөт бирүчәнлек арткан. Сыерларга бер төрле, симертү терлекләренә икенче төрле рацион аларның. Эре малларның көнлек үсеше 868 грамм. Хуҗалыкта асралган 2507 эре малның 927 савым сыерлары. Көнлек савым 17 300 килограмм. Баш зоотехник Рәсил Нургалиев һәр рационның үтәлешен, миксерга салынган азыкның үлчәмендә тайпылышлар булмавын эш бүлмәсендәге компьютердан күзәтеп, анализлап бара. Азык цехындагы оператор Ризаев Рәфил эш барышын күзәтчелектә тота. Азык баланслауда 5 процент тайпылыш булу гадәти саналса, аларда ул нибары 2 процент кына.

Ферма территориясендә терлек азыгын саклау һәм әзерләп бирү өчен махсус зона булдырыла. Азык цехы янында сенаж, силос базлары төзелә. Шунда ук янәшәдә салам да, фураж да булачак. Терлек азыгын сыйфатлы әзерләү хуҗалыкка азык өстәмәләре алмый да баланслы ашатуны оештырырга мөмкинлек бирә.

-Безнең әле резерв бар, үз мөмкинлекләребезне оптималь файдаланып бетергәч кенә үсешне арттыруда азык өстәмәләренә күчәчәкбез, - ди, Айрат Салихҗан улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International