Шәхси катнашудан башка теркәлү мөмкин түгеллеге турында гариза бирү һәм документлар алу ысулы хакында

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры, үз карамагындагы күчемсез милек объектлары белән шәхси катнашмыйча сату-алу эшләрен тыярга теләүче гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны арту сәбәпле, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.

Күчүне,  туктатуны, хокукын чикләү һәм күчемсез милек объектының шәхси катнашыннан башка дәүләти теркәү мөмкинлеге булмау турындагы гариза белән күчемсез милек объекты хуҗасы яки аның законлы вәкиле (ата-аналар, опекун, попечитель) гына мөрәҗәгать итә ала. Ышаныч кәгазе буенча эшләүче зат мондый гаризаны бирә алмый!

Гариза, кагыйдә буларак, КФҮ аша билгеләнгән форма буенча бирелә. Законда билгеләнмәгән формада һәм тәртиптә тапшырылмаган гариза тиешле язуны күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү өчен нигез була алмый.

Хуҗаның шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында язманы кертү нәтиҗәләре буенча тиешле хәбәрнамә әзерләнә, ул гариза бирүче - күчемсез милек объекты милекчесенә түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрелә:

- Росреестрның рәсми сайтында урнаштырылган электрон документка сылтама юллап, гаризада күрсәтелгән яки бердәм дәүләт реестрында булган электрон почта адресы буенча;

- почта аша документны кәгазьдә гаризада күрсәтелгән яисә күчемсез милек бердәм дәүләт реестрындагы адрес буенча җибәрү юлы белән (әгәр хокук иясенең электрон почтасы адресы турында белешмәләр булмаса). 

Шунысы мөһим: закон нигезендә, хокук иясенең шәхси катнашыннан башка гына КФҮ аша теркәлү мөмкинлеге булмау турында бердәм дәүләт реестрына язма кертү турында хәбәр бирү каралмаган.

Күрсәтелгән хәбәрнамәләрнең гади почта юлламасына җибәреп (заказлы хат белән җибәрү каралмаганга күрә) һәм аерым очракларда бу хат башка зат кулына эләгергә мөмкин дигән хәвеф булмасын өчен, Татарстан Росреестры шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында гариза биргәндә электрон почтаның адресын күрсәтергә киңәш итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International