ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

20 августта Әлмәттә ел саен була торган «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды. Социаль, мәдәни, экологик үсеше өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итүче коммерцияле булмаган берләшмәләр һәм оешмалар грантка дәгъва кылды. Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 400 проект тәкъдим ителгән иде. Тәкъдим ителгән проектлардан 126 иң яхшы проект сайлап алынды, аларга финанс ярдәме бирелде. Актаныш инвалидлар җәмгыятеннән Фәйрүзә Разетдинова “Игелекле дөнья”, Игелек үзәгеннән Регина Әхмәдиева “Гаилә кыйммәтләре”, Яңа Әлем мәктәбеннән Илназ Шәрипов “Сөн елгасы буйлап туган якны өйрәнү”, Уразай мәдәният йортыннан Дилбәр Сафина “Спорт начар гадәтләргә каршы”, Актаныштан эшмәкәр Булат Шәйхразыев “Авыл укучысы - булачак эшмәкәр”, Актаныш гимназиясеннән Изалия Хәлимова “Тугандаш”, Әнәк мәдәният йортыннан Фәйрүзә Нигъмәтуллина “Өмет чаткысы сүнмәсен”, Такталачык мәдәният йортыннан Дилария Гайсина “Без хәтерлибез”, Пучы җирлегеннән Гөлнара Заһртдинова “Тормыш чишмәсе” проектлары белән катнашып, конкурста җиңү яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!


20
август, 2019 ел
сишәмбе

20 август көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә юлларны төзекләндерү һәм эш шартларын яхшырту буенча булды.

Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре буенча бүлек җитәкчеләренә һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең яшәү урыны буенча авыл җирлекләре башлыкларына йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.

Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны  район башлыгының кабул итүе даими рәвештә сишәмбе көнне үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Һәр өлкәдә халык белән  аңлашып эшләү буенча район башлыгының  җитәкче-белгечләргә күрсәтмәсе дә бирелә кабул итү барышында. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы каршындагы хезмәтне саклау буенча Координацион совет узган атнада  советның рәисе урынбасары Сираева Лиана җитәкчелегендә төзелеш оешмаларына күчмә утырыш оештырды. Әлеге утырыш хезмәтне саклау буенча район ведомствоара комиссиясенең расланган графигы буенча үткәрелде. Утырышта эшче төркем әгъзалары, җитәкчеләр, төзелеш оешмаларының хезмәтне саклау буенча җаваплы затлары катнашты. Күчмә утырышта Төзелеш тармагында хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү юллары буенча сораулар каралды. Комиссия «Газстройсервис», «Стройком» («Алтынчәч» подрядчы объектында) һәм «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» предприятиеләре эше белән танышты.  

“Автобус 14...30” акциясе бүген Актанышта булып, яшьләр белән ачыктан-ачык сөйләшүне  оештырды. 12 августтан  “Татарстан яшьләре” (“Молодежь Татарстана”) хәрәкәте “Автобус 14..30” дип исемләнгән акциягә старт биргәннән соңгы 15 очрашу булганлыктан, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов  башка районнардан кергән фикерләргә дә тукталып, ачыклык кертте. Яшьләрне бүген хәрәкәтчән аудитория форматы кызыксындыра. Аралашу, ял итү, шулай ук ниндидер бер шөгыль белән мавыгу – һәммәсе бер урында. “Мондый яшьләр үзәкләрен булдырганчы без, иң элек, яшьләрнең фикерен белергә телибез, шуңа да районнарга чыгабыз,” – дип, яшьләргә мөрәҗәгать итте Тимур Җәүдәт улы. Яшьләр белән ачыктан-ачык “галстуксыз формат”та сөйләшүдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык оешуын уңай яктан бәяләп, Энгель Нәвап улы әле һаман да районнарда яшьләр белән эшләүче белгечләр булмавын билгеләп үтте. Район яшьләренең фикер-тәкъдимнәрен тыңлап, үзе дә сорауларын җиткерде.

“Сәләт”нең “Агыйдел” проект идарәсе форумының яңадан оешуын, яшьләр проектларын аңлатучы куратор булуын, яшьләргә ял итү өчен креатив мәйданчык, урамда ачык һавада  кинотеатр булуын тели яшьләребез. 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елга күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Актаныш районында Актаныш авылы, Ленин проспекты, 46 йорт( авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы, 2 нче кат) агымдагы елның 23 августында 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелә. Кабул итүне Татарстан Республикасының Баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Халиков Мөнир Әфрәем улы үткәрәчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-77-85; (885552) 3-13-16.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Актанышта быел да механизатор-комбайнчыларны нәтиҗәле эшкә кызыксындыру чарасы кулланыла. Һәр җиде көн саен комбайнчылар арасындагы бәйгегә йомгак ясала. Аның буенча иң күп ашлык суктыручылар билгеләнеп, аларга премияләр урыннарга чыгып тапшырыла. Бүген исә комбайнчыларыбыз “Актаныш” агрофирмасыннан Эльбрус Мөхәмәтов, Нияз Гайнанов, Илмир Гайнанов, Фоат Дәүләтов, Альберт Шәңгәрәев, Равил Мирзаханов, “Әнәк” агрофирмасыннан Илсур Зарипов, Илнур Солтанов, Алмаз Галләмов, “Нур Баян” хуҗалыгыннан Рамил Шәймәрдәнов, Илшат Ханнанов, Равил Сәлимов, “Эконом” хуҗалыгыннан Надир Кадыровка район башлыгы Энгель Фәттаховның  премиясе тапшырылды.

Киров авылында оныгы Наил гаиләсендә яшәүче ветераныбыз Миңнур Шәйгәрданова бүген үзенең 100 яшен балалар, оныклар, оныкчыклар тәрбиясендә каршы алды. Йөзьяшәрне туган көне белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итеп, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырды.

Актанышта 90-95-100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү   традициясе  барлыкка килде. Миңнур әбигә дә Энгель Нәвап улы чәчәк гөлләмәсе, чәкчәк, истәлек бүләге тапшырды. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән  өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә булган игътибардан, кунакка кайткан балалары, оныклары белән күрешү шатлыгыннан тагын да яшәреп китә алар.

Бәхетле картлык кичерә Аккүз кызы, бүген Киров авылында яшәүче Миңнур апа. Тормыш иптәше  Ясәви абый белән биш бала үстерә алар, бүгенге көндә 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Оныклар, оныкчыклар да әбиләрен сагынып кайта. Гомер буе  совхозда хезмәт куйган, сугыш чорында һәм сугыштан соң тракторда эшләгән Миңнур апаны авыл җирлеге, хуҗалык исеменнән Илфак Гаянов та котлап, истәлек бүләге тапшырды.


18
август, 2019 ел
якшәмбе

-Бердәм дәүләт имтиханын укучы 100 баллга бирә икән, безнең мәгариф өлкәсенә куелган хезмәтебез югары дәрәҗәдә дип әйтә алабыз. Узган уку елында 90 баллдан югары бал җыючы чыгарылыш укучыларын махсус бүләкләдек. Аларның саны елдан-ел арта. Федераль, республика программалары ярдәмендә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытабыз, грантларда, конкурсларда катнашып, укытучыларның тәҗрибәсен баетабыз икән – ул, иң беренче чиратта, укучының белемендә чагылыш табарга тиеш, - Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларның август киңәшмәсендә катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.


17
август, 2019 ел
шимбә

Мәгариф хезмәткәрләренең конференциясе бүген – 17 август көнне район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның мәртәбәле кунаклар белән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республикакүләм акциясендә катнашуыннан башланды.

Мәдәният йортында фойеда мәгариф конференциясендә катнашучыларны мәктәпләрнең рейтинг күрсәткечләре каршы алды. Иҗади күргәзмәләрдә мәктәпләр -  дөнья югарылыгында уңыш казанган илләрнең мәгариф системасын өйрәнеп,   безнең эшчәнлектәге охшаш якларны, аермаларны, өстенлекләрне тасвирлап күрсәтте. Буыннар бәйләнеше, тарихны барлау Актаныш район үзәге балалар бакчалары туплаган "Чемоданда музей" экспонатларында аеруча да ачык чагылды конференциядә. Дәү әти-дәү әни, әти-әни, бала, тәрбияче - берсе дә читтә калмаган әлеге мавыктыргыч шөгыльдән!

Укытучыларның август киңәшмәсе. “Өстенлекле милли проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар” - фоторепортаж.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International