22 августка 20,3 мең гектарда игеннәр суктырылды, 81,1 мең тонна икмәк җыеп алынды. Фаразланган мәйданның 48 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнде. Бер гектарга уртача уңыш 40 центнер.
Көзге бодай 3138, арыш 1092, борчак 2758, арпа 10170, язгы бодай 1484, солы 1101, карабодай 120 гектарда суктырылган.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында халыкның санитар – эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында семинар-киңәшмә үткәрә. Район мәктәпләренең медицина хезмәткәрләре, гомуми белем бирү оешмалары ашханәләре мөдирләре, пешекчеләр һәм кухня хезмәткәрләре белән санитар – эпидемиологик иминлекне тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча 27 август көнне 9 сәгатьтә Актаныш технологик техникумына укуга чакырыла.
Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.
Актаныш Туган як музее хезмәткәрләре бүген төрле чаралар үткәрделәр. Балалар да, өлкәннәр дә Рәсәйнең флагы һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатканлыгы турында әңгәмә тыңладылар, аннары флагны рәсемгә төшерделәр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бүген «Казан Арена» стадионында WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында Франция хезмәт министры Мюриэль Пенико белән очрашырга ниятли. Шуннан соң ТР Президенты Россия вице-премьеры Татьяна Голикованы (ул WorldSkills 2019 чемпионатының оештыру комитетын җитәкли) каршы алу өчен «Казан» аэропортына юл тотачак.
Көннең икенче яртысында Казанга РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәк. Ул «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге белән танышыр һәм берничә очрашу үткәрер дип көтелә. Шулай ук Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнехановның очрашуы да планлаштырылган.
Кичкә таба ТР Президенты, Россия Хөкүмәте башлыгы һәм башка рәсми затлар «Казан Арена» стадионына юл тотачак.
РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.
“2009-2018 елларга Россия Федерациясендә Телерадиотапшыруларны үстерү” федераль максатчан программасы нигезендә, «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге» РТРС филиалы республикада, шул исәптән Актаныш муниципаль районында да цифрлы эфир телетапшырулары челтәрен төзүне төгәлләде.
Бүген эфирда халык өчен «Первый канал», «Россия-1 + ГТРК Татарстан», «Матч ТВ», «НТВ», «5 канал», «Россия К», «Россия 24», «Карусель», «ОТР», «ТВЦ» телевизион программалары һәм «Радио России», «Маяк» һәм «Вести FM» радиотапшырулары - беренче мультиплекс, РТРС-1 программалары пакеты бушлай трансляцияләнә. Икенче мультиплекска (РТРС-2 программалары пакеты) «РЕН ТВ», «Спас», «СТС», «Домашний», «ТВЗ»,
«Пятница», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «МузТВ» керә. Барлыгы 20 канал цифрлы эфир телевидениесе (ЦЭТВ) булып тора.
2019 елның 14 октябрендә республикада беренче һәм икенче мультиплекслар составына кергән телевизион программаларның аналоглы тапшыруын туктату планлаштырыла. Шул ук вакытта, «ТНВ» республика телевизион каналы аналог форматта тапшыруларын дәвам итәчәк.
Актаныш авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә профилактик тикшерү уздыру өчен "Мобиль поликлиника" 2-3 сентябрьдә - Пучыда, 4-6 сентябрьдә Актанышта район мәдәният йорты мәйданчыгында кабул итәчәк. Йөрәк һәм кан тамырлары буенча хирург, невролог, кардиолог, уролог, оториноларинголог(ЛОР) та кабул итәчәк.
Илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында медицина-санитария ярдәме күрсәтү “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл кешеләренең комплекслы диспансеризациясен үткәрү өчен оештырыла. Күчмә поликлиника эшенең төп максаты – ул авыл кешеләрен профилактик тикшерү белән йөз процент колачлау. Диспансеризациянең икенче этабы мобиль поликлиникаларда узачак дияргә мөмкин. Мобиль комплекслар хезмәт күрсәтү зоналары буенча беркетелә. “Мобиль поликлиника” кешеләргә авылның, районның үзендә үк профилактик тикшерү узу мөмкинлеген бирә.
Искәртеп узабыз, конкурс башлану турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан иткән иде.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында уздырыла.
Быел министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60 мең сум күләмендәге премияләрне шулай ук иң күп мәйданда иген урдыру күләмнәре буенча 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.
Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника җитештерүчәнлек куәте буенча төркемнәргә бүленә. Барысы 4 төркем. Комбайннар арасында 1 нче төркемгә 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр булганнар керә, икенче төркемгә – 230дан 290 ат көченә кадәргеләр, өченче төркемгә – 300дән 326 ат көченә кадәргеләр, дүртенче төркемгә – 351дән 530 ат көченә кадәргеләр.
Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, шул белешмәләр буенча бүгенге көндә конкурста 820 комбайнчы суктыруда һәм 98 урдыруда катнаша.
27 август көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең “Skype” программасы аша турыдан-туры тоташып Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.
«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс экспертлары (http://provbiz.ru) эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле түләүсез консультацияләр күрсәтәләр, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирәләр.
"Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсының түләүсез "Кайнар элемтә" телефоны 8 800 222-37-22.
Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салымны сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.
20 августта Әлмәттә ел саен була торган «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды. Социаль, мәдәни, экологик үсеше өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итүче коммерцияле булмаган берләшмәләр һәм оешмалар грантка дәгъва кылды. Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 400 проект тәкъдим ителгән иде. Тәкъдим ителгән проектлардан 126 иң яхшы проект сайлап алынды, аларга финанс ярдәме бирелде. Актаныш инвалидлар җәмгыятеннән Фәйрүзә Разетдинова “Игелекле дөнья”, Игелек үзәгеннән Регина Әхмәдиева “Гаилә кыйммәтләре”, Яңа Әлем мәктәбеннән Илназ Шәрипов “Сөн елгасы буйлап туган якны өйрәнү”, Уразай мәдәният йортыннан Дилбәр Сафина “Спорт начар гадәтләргә каршы”, Актаныштан эшмәкәр Булат Шәйхразыев “Авыл укучысы - булачак эшмәкәр”, Актаныш гимназиясеннән Изалия Хәлимова “Тугандаш”, Әнәк мәдәният йортыннан Фәйрүзә Нигъмәтуллина “Өмет чаткысы сүнмәсен”, Такталачык мәдәният йортыннан Дилария Гайсина “Без хәтерлибез”, Пучы җирлегеннән Гөлнара Заһртдинова “Тормыш чишмәсе” проектлары белән катнашып, конкурста җиңү яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!