Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 августка район буенча бөртекле культуралар 26,9 мең гектар мәйданда урып-суктырылган. Бу планның 63 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем 107,7мең тонна. Уртача уңдырышлылык гектарыннан 40 центнер.
Районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны “Нур Баян” хуҗалыгы төгәлләде. 2011 гектар мәйданда югары технология белән игелгән бөртекләрдән 70630 центнер тулай җыем алды алар.
Хөрмәтле Айрат Салихҗан улы!
Хөрмәтле “Нур Баян” хуҗалыгы хезмәтчәннәре, игенчеләр!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән 2019 ел икмәген беренчеләрдән булып җыеп алуыгыз, уракны тәмамлавыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Район авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә һәр өлкәдә үз уңышларыгыз белән һәрвакыт әйдәп барасыз. Игенчеләребезнең гасырлар дәвамында икмәк игү традицияләрен саклап, яңалыкларны отышлы файдаланып, тырыш һәм фидакяр хезмәтегез белән уңышка ирешәсез. Ел саен игенчелеккә яңа технологияләр кертәсез, югары продукцияле бөртекле һәм азык культураларын игәсез. Заманча туфрак эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю техникасы да нәтиҗәле кулланыла сездә. Минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары белән дә эшләп, икмәк уңышын арттырасыз.
Быелгы урып-җыю җиңелләрдән бирелмәде. Өзлексез яуган яңгырлар кырлардагы икмәкне җыеп алуда тоткарлыклар тудырды. Кырларда да, амбарларда да бөртекләрне җыеп, дымлыларын киптереп урнаштыру тәүлек дәвамында киеренке хезмәт сорады. Һәркем бердәм эшләде. Шушындый шартларда да сезнең бердәмлек, эшне югары сыйфатта оештыру һәм башкару, матди-техник базаны, техникаларны нәтиҗәле файдалану, хезмәтчәннәрнең тырышлыгы, көнне төнгә ялгап эшләүләре урып-җыюны тиз көндә тәмамларга мөмкинлек бирде. 2011 гектар мәйданда югары технология белән игелгән бөртекләрдән 70630 центнер тулай җыем алдыгыз.
Нурбаянлылар, тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.
Теләкәй авыл җирлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Иске Җияш авылында яшәп, әлеге көнгә кадәр Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгы урман мастеры булып эшләгән Идеал Нәсих улы Галиев 25 августтан Теләкәй башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкара башлады.
Идеал Нәсих улы 1970 елның 10 сентябрендә Иске Җияш авылында туган. Белеме – урта һөнәри. Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше Алмазия белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
23 август көнне хакимият бинасының утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә урта һәм кече бизнес вәкилләренең, шәхси эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.
"Дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләр үткәреләме?" темасы астында оештырылган эшлекле очрашу барышында, гадәттәгечә, әлеге тармак вәкилләре өчен гаять мөһим мәсьәләләр күтәрелеп, аларны чишү юнәлешендә сөйләшүләр алып барылды.
Дәүләт органнары тарафыннан оештырылучы тикшерүләргә әзерлек, аларга куелган таләпләр хакында залда утыручыларга вәкаләтле вәкилләр аңлатып, эшмәкәрләр тарафыннан кергән сорауларга җаваплар бирелде.
Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева чарада катнашкан урта һәм кече бизнес вәкилләренә "Тикшерелгән бизнес" электрон журналы хакында тулы мәгълумат бирде. Чыннан да, бүгенге көндә “Тикшерелгән бизнес” интернет-ресурс – бу эшмәкәрләр өчен контроль-күзәтчелек өлкәсендә бик файдалы белемнәр базасы. Әлеге электрон журнал эшмәкәрләр өчен төп белемнәрне, республиканың тикшерү-күзәтү органнары турында мәгълүматны, файдалы видеороликларны, шулай ук бизнес вәкилләре тарафыннан хокук бозуның ешрак очрый торган очраклары һәм аларны бетерү чараларын чагылдырган белешмәлекне үз эченә туплый. Әлеге ысул-коралны дөрес кулланганда, ул эшкуарларга хакимият органнары вәкилләре белән ачык һәм тигез югарылыктан диалог алып барырга мөмкинлек бирә, мондый эшнең нәтиҗәләре эшкуарлар өчен санкцияләрнең кимүенә дә китерә.
Очрашу барышында районыбыз эшмәкәрләре каршында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгече Айрат Минһаҗев, дәүләт ветеринария инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова чыгыш ясады.
“Дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләр үткәреләме?" дигән темага багышланган очрашуда прокуратура, полиция вәкилләре белән беррәттән салым, миграция, ветеринария, дәүләт алкоголь инспекцияләреннән дә җаваплы затлар катнашты. Гадәттәгечә, киңәшмәгә эшмәкәрләрнең төп таянычы булган җирлек башлыклары да чакырулы иде.
Татарстанда кадастр бәяләве үткәрә торган законнан күчү чоры бара. Аның нигезендә кадастр бәясен бәйсез бәяләүчеләр билгеләде. Хәзер дәүләт кадастр бәяләве турындагы закон нигезендә, кадастр бәясен махсус төзелгән дәүләт учреждениеләре билгели.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда “Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” булдырылды.
Яңалыклар күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә һәм аның белән бәйле процедураларның ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән. Яңа нормаларны куллану күчемсез милек базарына өзлексез мониторинг һәм анализ ясауны, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләргә үз вакытында төзәтмәләр кертүне, шулай ук ГКО үткәрүнең бердәм методологик стандартларын кертү һәм үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген “Яшьлек” МҮдә “Кече Ватан” проекты кысаларында “Туган якта минем хисләрем” дип исемләнгән чара узды.
Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм "Татарстан" китап нәшриятының бер гасырлык юбилеена багышланган чарада район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров, гамәлдәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллинның ышанычлы йөзе -"Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ җитәкчесе Римма Кустова катнашты.
Район үзәк китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләренең дә тырышлыгы белән әзерләнгән очрашуга якташ язучылар, шагыйрьләр белән беррәттән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр дә чакырулы иде.
WorldSkills ачылу тантанасында 22 август көнне “Казан Арена” да актанышлылар да катнашты. Осталыкта көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучылар парадын республика район-шәһәрләреннән килгән делегацияләр сәламләде.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills 45 нче дөнья чемпионаты ачылышы тантанасында татарча да сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләп чемпионатны ачык дип игълан итте. WorldSkills президенты Саймон Бартли "привет, сәлам, хеллоу" дип сәламләде. Уңышлы чыгыш ясагыз, дип, үз хәер-фатихасын бирде.
Тантананың музыкаль өлеше һәр һөнәрнең үз гүзәллеге турында җыр белән башланды. Аннары Россия флагы чыгарылды, Россия гимны яңгырады. "Пульс" исеме астындагы тамаша дүрт өлештән торды: "Танып белү", "Эксперимент", "Камилләшү", "Тудыру". Тантана һәр һөнәрнең үз күркәмлеген ассызыклауга корылган иде.
Тантанада экспертлар һәм конкурсантлар Ворлдскиллс хәрәкәте антын җиткерде. Тантана WorldSkills флагы күтәрелүе белән тәмамланды.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 24 августта төнлә һәм иртән урыны белән томан.
һава торышы.
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +8..+13º, көндез максималь температура +20..+25º.
Актанышның "Яшь Гвардия" төркеме "Россия Дәүләт флагы" акциясе үткәрде.
22 августка 20,3 мең гектарда игеннәр суктырылды, 81,1 мең тонна икмәк җыеп алынды. Фаразланган мәйданның 48 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнде. Бер гектарга уртача уңыш 40 центнер.
Көзге бодай 3138, арыш 1092, борчак 2758, арпа 10170, язгы бодай 1484, солы 1101, карабодай 120 гектарда суктырылган.