ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген районның террорга каршы чираттагы  комиссиясе утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Энгель Фәттахов алып барды. Утырышның көн тәртибендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең 09.08.2019 ел, №19-7248 санлы хаты нигезендә, районда террорчылык куркынычы дәрәҗәләрен билгеләгәндә Актаныш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең гамәлләр планына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; республика көне – 30 август, Белем көне – 1 сентябрь һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар үткәрү; терроризм һәм экстремизмны кисәтү чараларын көчәйтү мәсьәләләре каралды.

"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.

Россия җыелма командасы WorldSkills чемпионатында 22 медаль белән икенче урынны яулады.

Россия вәкилләре барлыгы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм профессионализм өчен 25 медальон яулады. Россиянең медальләр тупланмасында татарстанлыларның өлеше дә бар.

Айдар Минеев "Прототиплар җитештерү" компетенциясендә алтын медаль яулады. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов "Мобиль робототехника" компетенциясендә бронза медальгә лаек булды. "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясендә Ислам Нигъмәтуллинга көмеш медаль тапшырылды.

Гомуми зачетта беренче урынны Кытай җыелмасы яулады, өченче урынга Көньяк Корея вәкилләре чыкты.

Республика халкыннан  сатып  алына  торган  сөткә бәяләр  мониторингы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    контролендә  тора.   

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак. 

Шулай  ук  түбәндәге  районнарда  да  сөткә түләү республика  буенча  уртача  бәягә караганда  югарырак, болар:  Татарстанның  Әлки (19,75 сум), Спас  (19,39 сум), Норлат  (19,20 сум), Яңа  Чишмә (19 сум), Кукмара (19 сум), Аксубай (19 сум), Биектау  (19 сум),  Питрәч  (18,98 сум), Мамадыш  (18,75 сум), Бөгелмә  (18,66 сум), Теләче (18,5 сум), Саба (18,46 сум), Чирмешән (18,4 сум), Тәтеш  (18,38 сум), Арча (18,37 сум), Азнакай (18,37 сум) һәм  Актаныш (18,2 сум) районнары.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю чорында комбайнчылар һәм механизаторлар арасында ярыш йомгаклары буенча алдынгылар бүләкләнде.

Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

“Бүгенге көнгә республикада 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык 30,5 ц/га тәшкил итә. Якынча 880 мең га мәйдан урылды, бу планның 60 процентын тәшкил итә. Мин 5 млн тонна ашлык җыеп алырбыз дип фаразлыйм”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр соңгы ике атнада шактый нәтиҗәле эшләр башкарылуын әйтте. “Бүген көчле комбайн тәүлеккә 100-150 тонна ашлык суктыра. Әле 600 мең гектар мәйданда - арпа, 500 мең гектарга якын мәйданда сабан бодаен  урып-җыясы бар. Кукурузны да сентябрьнең икенче яртысында җыеп алачакбыз. Соңрак көнбагышны җыеп алырга туры киләчәк. Быел 500 мең тоннага якын рапс һәм көнбагыш җыярбыз дип өметләнәм”, - диде ул.

Республикада урып-җыю эшләренә якынча 10 көнгә соңрак керешкәннәр. Хәзерге вакытта кырларда 3,5 мең ашлык җыю комбайны эшли.

Татарстанда 2018 елда, кукурузны исәпкә алмыйча, 3,7 млн тонна бөртекле культуралар җыелды.

2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ санлы федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты. 2021 елның 1 мартына кадәр бу категория күчемсез милек объектлары өчен рөхсәт документациясе таләп ителми һәм төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарурилыгы юк иде. Ничек җирне һәм йортны тиз арада рәсмиләштерергә? Дача амнистиясенә эләкмәгән объектларның милекчеләренә нишләргә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга түләүсез консультацияләр барышында татарстанлылардан «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖнең әйдәп баручы белгечләре җавап бирәчәк. Акция барышында үзәктә үк җир кишәрлеген ызанлауга (әле ул милеккә рәсмиләштерелмәгән очракта) яки йортның техник планына заказ бирергә мөмкин булачак. Кирәкле документларны үзегез белән алырга киңәш ителә.

КФҮнең Актаныш филиалында консультация 28 августта 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак.

 

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 28 августта төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

һава торышы. 

Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә урыны белән 16-21 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11º, көндез максималь температура +10º.+15º.

“Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән “Әнәк” агрофирмасы бүләкләнде. Икенче урында – “Наратлы”, өченче урында – “Чишмә” җәмгыятьләре.

“Авыл хуҗалыгы комплексында хезмәт күрсәтүче иң яхшы сәнәгать предприятиесе” номинациясендә Актаныш агрегат заводы күчмә кубок белән бүләкләнде. Икенче урында - Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе, өченче урында - Актаныш икмәк комбинаты.

“Иң яхшы транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән “Актаныш-Коммунсервис”  җәмгыяте бүләкләнде. Икенче  урында  - “Теплосервис” , өченче  урында  – «Актаныш ТБО полигоны ".

“Иң яхшы капиталь төзелеш предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән "Газстройсервис" җәмгыяте  бүләкләнде. Икенче урында –“Актаныш юллары”, өченче урында - “ПМК - 6” җәмгыяте.

Актаныш районында халыкка бирелүче  икмәк бәясе һәм пай җирләренә түләү буенча брифинг узды. Татарстанда пай җирләрен арендага алган хуҗалык милекчегә бер гектар пай җире өчен 750  сумнан да кимрәк түләргә тиеш түгел. Бу хакта Татарстан  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәян иткән иде. Актаныш районында тәкъдим ителгән бәяләр белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс  Мөхәмәтдинов, пайчыларның хокукы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева таныштырды. Пайчы һәм җирне арендага алучы белән төзелгән килешүне һәр елны яңарту кирәк. Килешүдә җирдән файдаланган өчен нәрсә белән түләнәчәге ачык күрсәтелә - ашлык беләнме, печән беләнме, итләтәме, акчалатамы. Шулай ук килешүдә җир салымын кем түләячәге дә күрсәтелә. Актаныш районында пай җире өчен түләнәчәк ашлык бәясенең бер килограммы 8 сумнан тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International