Актаныш районында халыкка бирелүче икмәк бәясе һәм пай җирләренә түләү буенча брифинг узды. Татарстанда пай җирләрен арендага алган хуҗалык милекчегә бер гектар пай җире өчен 750 сумнан да кимрәк түләргә тиеш түгел. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәян иткән иде. Актаныш районында тәкъдим ителгән бәяләр белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов, пайчыларның хокукы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева таныштырды. Пайчы һәм җирне арендага алучы белән төзелгән килешүне һәр елны яңарту кирәк. Килешүдә җирдән файдаланган өчен нәрсә белән түләнәчәге ачык күрсәтелә - ашлык беләнме, печән беләнме, итләтәме, акчалатамы. Шулай ук килешүдә җир салымын кем түләячәге дә күрсәтелә. Актаныш районында пай җире өчен түләнәчәк ашлык бәясенең бер килограммы 8 сумнан тәкъдим ителә.