Киров авыл Советының яңа мәһабәт бинасын ачу бүген Татарстан Республикасы көненә һәм изге җомга көненә туры килде. Эштә дә, бәйрәмдә дә бердәм һәм актив кировлылар бүгенге матур чарага да яше-карты, бала-чагасы бергә җыелып килде. Күтәренке күңел, якты йөз, җыр-моң һәм Актаныш чәкчәге белән каршы алды алар бәйрәмгә килгән кунакларны. Тантаналы мизгелләр башланганчы авыл яшьләре, балалары Киров авыл җирлеге башлыгы призына узучы футбол ярышларының финалында үз җитезлекләрен, уйнау осталыкларын күрсәтте.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов кировлылар белән бәйрәм мизгелләрен уртаклашып, соңгы елларда авыл җирлегендә барган матур үзгәрешләргә тукталды. Киров авылы үзәге шәһәрчек рәвешендәге матур үзәккә әйләнеп бара. Мәдәният йорты, ФАП янәшәсендә бик күркәм авыл Советы бинасы төзелде. Шунда ук фини-футбол мәйданчыгы да бар.
Энгель Нәвап улы киләчәктә әлеге үзәкне авылның матур бер паркы рәвешендә күрергә теләвен белдерде.
Киров авыл җирлеге бинасын төзү эшләре быел яз көне март аенда башланып киткән иде. Ул кыска вакыт эчендә төзелеп, “ПМК” оешмасы тарафыннан кулланылышка да тапшырылды.
Соңгы елларда авылларның йөзе бик нык үзгәрә. Республикада 40 ка якын программа эшли. Ул программалар халыкның көнкүрешен, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Без бүген Киров җирлегендә аның матур үрнәген күрдек. Киров авыл җирлеге бинасы республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә сафка басты. Бина халыкның очрашу урыны булсын, матур, бердәм эшләре белән киләчәктә дә безне сөендереп яшәсеннәр.
Дәүләт программасына керергә булышкан район башлыгы Энгель Фәттаховка, җирлек җитәкчеләре – Киров авыл башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфак Гаяновка, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиевка, “ПМК” төзелеш оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтовка, төзүчеләргә җирлек халкы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.
Актанышның 1 нче мәктәбе яңа уку елын үз спорт мәйданчыгы белән каршы ала. Дәүләт программалары нигезендә төзелгән ике объект ачылды бүген Актанышта Татарстан Республикасы көнендә. Шуның берсе - Актанышның 1 нче мәктәбе спорт мәйданчыгы. Мәктәп укучылары тәүге матчны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә башлады. Киров авыл Советы бинасын тантаналы ачу вакытында исә, яшьләрнең авыл башлыгы призына үткән футбол уеннарына нәтиҗә ясалып, җиңүче командалар бүләкләнде. Җиңүче команда капитаны Илшат Рәшитов район башлыгына мөрәҗәгать итеп, авылда яшьләргә уйнар өчен хоккей мәйданчыгы төзелүен сорады. Җирлекләрдә халыктан кергән сорауларның чишелешен табуда дәүләт программалары ярдәмгә килә. Максатчан 40 программаның безнең районда 30 ы эшли. Яшьләрнең, балаларның актив булып, үз сорауларын җитәкчелеккә белдерә алулары аеруча сөенечле. Чөнки аларның тормышта үз урыннарын табуда мөстәкыйль, актив, үзфикерле булулары кирәк тә.
Бүген, ватандашларыбыз Татарстан көнен бәйрәм иткәндә, Актаныш үзәгендә тагын бер мини-футбол мәйданчыгы ачылып, ул актанышлылар өчен республикадан зур бүләк булды. Әлеге мәйданчык мәктәп территориясендә ачылуы белән үзенчәлекле. Актанышның беренче санлы мәктәбе ихатасын ямьләндереп торучы объектны нәкъ менә республика көнендә тантаналы төстә ачу үзе бер өстәмә бәйрәмгә әверелде. Беренчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе килгән иде. Энгель Нәвап улы иң башта тантанага җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, республика көненең нинди зур әһәмияткә ия икәнен искәртте.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.
Республика көне - республика, район халкының тынычлыгы һәм иминлеге, бердәмлек символы ул.
Без төбәгебезнең рухи, матди байлыгы, тарихы, халкы, бергәләп куйган хезмәтләребез белән горурланабыз.
Татарстан социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан атлый. Йортлар, юллар төзелә, социаль инфраструктура үсә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагына, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.
Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итә. Авыл клублары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр, юллар, тротуарлар салына. Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Район игенчеләре, һава торышы начар булуга карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт аларга.
Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек, тынычлык телим.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика табибларына һәм социаль хезмәткәрләренә 187 яңа автомобиль, «Бердәм Россия» инициативасы буенча сатып алынган 3 «Мобиль поликлиника» медицина комплексы тапшырды.
"Тормыш сыйфаты белән бәйле бар нәрсә күп очракта сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасының көйле эшенә бәйле. Без транспорт чараларының ни хәлдә булуын игътибар белән күзәтәбез, чөнки ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре — сәламәтлек саклау системасының бик мөһим элементы», — диде Рөстәм Миңнеханов.
"Демография“ милли проекты кысаларында "Өлкән буын" проекты бар, аның нигезендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затлар диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына машина белән йөртеләчәк. Республикада әлеге чарага гына да 64 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән һәм Татарстанда социаль яклау органнары өчен 43 автомобиль сатып алынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районының Актанышбаш, Такталачык, Мәсәде авыл җирлекләре башлыкларына яңа "Шевроле Нива" автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән тантанада авыл җирлекләре башлыклары Рәмис Миңһаҗев, Илһам Шәмсунов, Флүрә Минһаҗетдинова район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә катнаштылар.
Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан бүген мәдәният паркында «Татар дигән милләтем бар» дигән флешмоб уздырды. Республика тарихы турында китаплар күргәзмәсенә күзәтү дә оештырылды паркта. Чарада авыл халкы, "Яшь гвардия" һәм "Бердәм Россия" вәкилләре катнашты. Катнашучылар викторина һәм конкурсларда актив булды. Чарада шулай ук республика гимны һәм халык яраткан татар җырлары яңгырады.
3 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Советы бинасында алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак.
2019 елның 29 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 100 нче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар - Актаныш районыннан Шәйхразыев Айнур Айрат улы һәм Бакирова Альбина Әбүгали кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева Шәйхразыевлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып, әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.
Телефон, компьютер, планшеттан башка яшәү рәвешен күзаллап та булмый хәзер. Кинәт кенә алар сафтан чыкса нишләргә? Иң элек, гарантиясен карагыз. Билгеләнгән вакыт узмаганмы?
Әгәр гарантия срогы тәмамланмаса, сез сатучыдан таләп итәргә хокуклы:
- шундый ук маркалы товарга алыштыруны;
- башка марканы бәя аермасын түләп сатып алуны;
- сатып алу бәясен киметүне;
- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне;
- сезнең яисә өченче зат тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне бетерү өчен тотылган чыгымнарны каплауны.