ТУГАН ЯКТА МИНЕМ ХИСЛӘРЕМ: Актанышта иҗат әһелләре очрашты

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген “Яшьлек” МҮдә “Кече Ватан” проекты кысаларында “Туган якта минем хисләрем” дип исемләнгән чара узды.

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм  "Татарстан" китап нәшриятының бер гасырлык юбилеена багышланган чарада район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советының аппарат җитәкчесе Альберт  Тимиров, гамәлдәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллинның ышанычлы йөзе -"Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ җитәкчесе Римма Кустова катнашты.

Район үзәк китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләренең дә тырышлыгы белән әзерләнгән очрашуга якташ язучылар, шагыйрьләр белән беррәттән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр дә  чакырулы иде.

Лилия Бәхтиева - Актаныш-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International