WorldSkills ачылу тантанасында 22 август көнне “Казан Арена” да актанышлылар да катнашты. Осталыкта көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучылар парадын республика район-шәһәрләреннән килгән делегацияләр сәламләде.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills 45 нче дөнья чемпионаты ачылышы тантанасында татарча да сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләп чемпионатны ачык дип игълан итте. WorldSkills президенты Саймон Бартли "привет, сәлам, хеллоу" дип сәламләде. Уңышлы чыгыш ясагыз, дип, үз хәер-фатихасын бирде.
Тантананың музыкаль өлеше һәр һөнәрнең үз гүзәллеге турында җыр белән башланды. Аннары Россия флагы чыгарылды, Россия гимны яңгырады. "Пульс" исеме астындагы тамаша дүрт өлештән торды: "Танып белү", "Эксперимент", "Камилләшү", "Тудыру". Тантана һәр һөнәрнең үз күркәмлеген ассызыклауга корылган иде.
Тантанада экспертлар һәм конкурсантлар Ворлдскиллс хәрәкәте антын җиткерде. Тантана WorldSkills флагы күтәрелүе белән тәмамланды.