Татарстанда кадастр бәяләве үткәрә торган законнан күчү чоры бара. Аның нигезендә кадастр бәясен бәйсез бәяләүчеләр билгеләде. Хәзер дәүләт кадастр бәяләве турындагы закон нигезендә, кадастр бәясен махсус төзелгән дәүләт учреждениеләре билгели.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда “Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” булдырылды.
Яңалыклар күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә һәм аның белән бәйле процедураларның ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән. Яңа нормаларны куллану күчемсез милек базарына өзлексез мониторинг һәм анализ ясауны, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләргә үз вакытында төзәтмәләр кертүне, шулай ук ГКО үткәрүнең бердәм методологик стандартларын кертү һәм үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов аңлатып узганча, кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарны яңа кагыйдәләргә нигезендә күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча бюджет учреждениесенә мөрәҗәгать итеп төзәтәләр.
Барлык кызыксынган затлар өчен дәүләт бюджет учреждениеләренә кадастр бәяләве үткәрү чорында кисәтүләр бирү, ә юридик затлар өчен кадастр бәясе белән бәйле бәхәсләрне судка кадәр җайга салуны гамәлдән чыгару мөмкинлеге барлыкка килү мөһим яңалык булды.
Гомумән алганда, күчемсез милек объектларының төрле төрләре буенча дәүләт кадастр бәясе илнең 65 төбәгендә үткәрелә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова аныклап узганча, 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды, аеруча саклана торган территория һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәясе үткәрелә. Элегрәк, 2018 елда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кадастр бәяләве үткәрелде, 2020 елда сәнәгать җирләрен һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрне бәяләргә туры киләчәк.
Игътибар!
Кадастр бәясе, күчемсез милек объекты, төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында, ЕГРН ның төрле өземтәләреннән кадастр бәясен белергә була. ЕГРН нан өземтәне МФЦ ның теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп, Росреестр порталы аша яки почта аша кадастр палатасына запрос җибәреп алырга була. Шулай ук ТР буенча Кадастр палатасының күчмә кабул итү хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршында кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссия эшли, ул кадастр бәясе бәяләү эшчәнлеге турындагы закон нигезендә билгеләнгән объектларның кадастр бәясен яңадан карау турындагы гаризаларны карый.
Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссия эше турында барлык кирәкле мәгълүмат Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында “Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе” бүлегендә урнаштырылган. Гариза белән турыдан-туры түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Авангард ур., 74. Сораулар туган очракта шулай ук (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннары аша шалтыратып була.
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте