Теләкәй авыл җирлегенә яңа җитәкче билгеләнде

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Теләкәй авыл җирлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Иске Җияш авылында яшәп, әлеге көнгә кадәр Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгы урман мастеры булып эшләгән Идеал Нәсих улы Галиев 25 августтан  Теләкәй башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкара башлады.

Идеал Нәсих улы 1970 елның 10 сентябрендә Иске Җияш авылында туган. Белеме – урта һөнәри. Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше Алмазия белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International