20 августта Әлмәттә ел саен була торган «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды. Социаль, мәдәни, экологик үсеше өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итүче коммерцияле булмаган берләшмәләр һәм оешмалар грантка дәгъва кылды. Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 400 проект тәкъдим ителгән иде. Тәкъдим ителгән проектлардан 126 иң яхшы проект сайлап алынды, аларга финанс ярдәме бирелде. Актаныш инвалидлар җәмгыятеннән Фәйрүзә Разетдинова “Игелекле дөнья”, Игелек үзәгеннән Регина Әхмәдиева “Гаилә кыйммәтләре”, Яңа Әлем мәктәбеннән Илназ Шәрипов “Сөн елгасы буйлап туган якны өйрәнү”, Уразай мәдәният йортыннан Дилбәр Сафина “Спорт начар гадәтләргә каршы”, Актаныштан эшмәкәр Булат Шәйхразыев “Авыл укучысы - булачак эшмәкәр”, Актаныш гимназиясеннән Изалия Хәлимова “Тугандаш”, Әнәк мәдәният йортыннан Фәйрүзә Нигъмәтуллина “Өмет чаткысы сүнмәсен”, Такталачык мәдәният йортыннан Дилария Гайсина “Без хәтерлибез”, Пучы җирлегеннән Гөлнара Заһртдинова “Тормыш чишмәсе” проектлары белән катнашып, конкурста җиңү яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!