“Автобус 14...30” акциясе бүген Актанышта булып, яшьләр белән ачыктан-ачык сөйләшүне оештырды. 12 августтан “Татарстан яшьләре” (“Молодежь Татарстана”) хәрәкәте “Автобус 14..30” дип исемләнгән акциягә старт биргәннән соңгы 15 очрашу булганлыктан, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов башка районнардан кергән фикерләргә дә тукталып, ачыклык кертте. Яшьләрне бүген хәрәкәтчән аудитория форматы кызыксындыра. Аралашу, ял итү, шулай ук ниндидер бер шөгыль белән мавыгу – һәммәсе бер урында. “Мондый яшьләр үзәкләрен булдырганчы без, иң элек, яшьләрнең фикерен белергә телибез, шуңа да районнарга чыгабыз,” – дип, яшьләргә мөрәҗәгать итте Тимур Җәүдәт улы. Яшьләр белән ачыктан-ачык “галстуксыз формат”та сөйләшүдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык оешуын уңай яктан бәяләп, Энгель Нәвап улы әле һаман да районнарда яшьләр белән эшләүче белгечләр булмавын билгеләп үтте. Район яшьләренең фикер-тәкъдимнәрен тыңлап, үзе дә сорауларын җиткерде.
“Сәләт”нең “Агыйдел” проект идарәсе форумының яңадан оешуын, яшьләр проектларын аңлатучы куратор булуын, яшьләргә ял итү өчен креатив мәйданчык, урамда ачык һавада кинотеатр булуын тели яшьләребез.