ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2019 ел
якшәмбе

Бүген мөселманнар ислам диненең иң төп бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Иртәдән дин тотучылар район мәчетләренә җыелды. Бәйрәм намазында Актаныш Җәмигъ мәчетендә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.  Намазны район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин укыды. Ул мәхәллә кешеләренә корбан чалуның тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Изге Коръән сүрәләре һәм аятьләре укылды. Руслан хәзрәт мөселманнарга ихлас теләкләр белән мөрәҗәгать итте, мөселманнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән изге Корбан бәйрәме белән котлады.

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар, дин тотучы  кардәшләр!  Сезне ислам  динендәге изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтендәгеләрнең тормышында мөһим роль уйный, кешеләрне берләштерә, аларда ислам диненең рухи кыйммәтләрен туплый, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт, сак караш тәрбияли. Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү корбан гаете көннәрендә дә ачык чагыла, елдан-ел корбан чалучылар арта. Бүген республикабыз һәм районыбыз мөселманнары дин юлында халыкка хезмәт итә, үз үрнәгендә башкаларны да изге гамәлләргә өнди.

 Корбан бәйрәме һәр йортка тынычлык һәм шатлык алып килсен, һәр кешенең  күңелен игелекле гамәлләр белән баетсын! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!


10
август, 2019 ел
шимбә

Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Көтеп алган мөкатдәс бәйрәмебез Корбан гаете җитте.

Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим галәйһиссәләмнең эшен дәвам итеп, ахирәттә сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән.

Гает намазы районыбызның барлык мәчетләрендә 11 август көнне 6.00 сәгатьтә вәгазь белән башлана.

Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын. Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын.

Мал чалу  районның мал чалу урынында һәм “СуГаз” оешмасы территориясендә. Ике урында да корбан өчен сарыклар сатылачак.

Корбан ашыннан авыз итү 11 августта 13.00 сәгатьтә Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, гимназиядә, үзәк хастаханәдә. 12 август көнне 13.00 сәгатьтә аскы Актанышта ветераннар йортында.

Мәчетләребезгә рәхим итегез!

Актаныш мөхтәсибәте

10 август көнне Актаныш районы да Төзүчеләр көнен билгеләп үтте. “Акчарлак” кафесында оештырылган тантанага әлеге мактаулы һөнәр ияләре белән  беррәттән, районыбызның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Үз куллары белән үз хезмәтләренә һәйкәл торгызучы әлеге мәртәбәле затларны һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте. Үз эшләренең осталары булган хезмәт ияләре бүген тәбрик һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Энгель Нәвап улы кулыннан  Мактау кәгазе  һәм Рәхмәт хатын да кабул итеп алды. Райондашыбыз Дилшат Әгъләмовка “Татарстан Республикасының Мактаулы төзүчесе” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Бүген – 10 август көнне Актанышта үзәк стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көненең 80 еллыгы  узды. Спортны, хәрәкәтне яратучылар, һәрвакыт яшь һәм көчле булып калырга теләүчеләр бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ачты.  Ләйсән Фоат кызы һөнәри бәйрәм белән котлап, иминлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм, яңа спорт үрләре яулауны теләде, республика һәм район бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм “Бүләк” лагеренда ял итүче балаларның футбол уеннары һәм ГТО нормаларын тапшыру белән дәвам итте.

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик культура укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, атказанган спорт ветераннары һәм яшь спортчылар, Актаныш районының физик культура активистлары һәм спорт җанатарлары!

Сезне чын күңелдән һөнәр бәйрәм – физкультурачылар көненең 80 еллыгы белән котлыйм!

Физкультурачылар көне - яше нинди булуга карамастан, һәрвакыт яшь һәм сәламәт булырга теләүчеләрнең; сәламәт яшәү рәвешен, үз тәнен һәм рухын ныгыту белән ныклап шөгыльләнүчеләрнең бәйрәме.

Актаныш районында яхшы спорт традицияләре барлыкка килде һәм шунысы куанычлы, елдан-ел сәламәт яшәү рәвеше алып баручы  райондашлар, бигрәк тә яшьләр арта бара, спорт белән шөгыльләнү һөнәри югарылыкка күтәрелә.

Бу көн спортны чын күңелдән һәм чын-чынлап яратучы кешеләрне берләштерә. Спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләребез югары нәтиҗәләргә ирешә, Актаныш районының горурлыгына һәм данына әверелә. Икенчеләре аның ярдәмендә сәламәтлекләрен саклыйлар һәм ныгыталар, физик потенциалын камилләштерәләр.

Сезгә ныклы сәламәтлек, спортны камилләштерү, уңышлы стартлар һәм яхшы кәеф телим!

Бәйрәм белән! Физкультурачылар көне белән!

 


9
август, 2019 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 10 августында Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казанда урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр (Казан шәһәрендә дә));
- көндез аерым районнарда яшен.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш район терлекчелек тармагында июль ае эшчәнлегенә бүген – 8 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды.

Июль ае йомгаклары буенча нәтиҗәле эшләгән хуҗалыклар.

1 августка 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә сөт җитештерүдә - “Нур Баян”, “Наратлы”, “Ташкын”, “Чишмә” а.ф., “Нигез”, “Чишмә”, “Таң”, “Башак”; ит җитештерүдә “Нур Баян”, “Наратлы”, “Чишмә”, “Чишмә” а.ф., “Башак”, “Нигез”, “Ташкын”, “Чиялек”, “Таң”, “Нур” хуҗадыклары алдынгы.

1 августка акча кереме 1 463 719 мең сум тәшкил итә.

Район буенча хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы 23 157 сум. Иң югары хезмәт хакы “Әнәк”, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмасында, “Наратлы”, “Таң”, “Нур” хуҗалыкларында.

Ел башыннан терлек санын “Актаныш” агрофирмасы – 173, “Алга” – 53, “Чишмә” – 40, “Эконом” – 22, “Нур” 18 башка арттырды. Ай эчендә мал саны арттыручы хуҗалыклар: “Нигез” – 43, “Актаныш” агрофирмасы – 31, “Нур” – 12, “Чишмә” – 5, “Тамыр”, “Эконом” – 4, “Алга” – 2, “Саф”, “Нур Баян”, “Таң” – 1.

Ел башыннан бер сыерга сөт җитештерү – “Ташкын”, “Таң”, “Чишмә” агрофирмасында, “Нигез”, “Наратлы”, “Чишмә”, июль аенда “Әнәк”, “Нур Баян”, “Таң”, “Чишмә”, “Наратлы” хуҗалыкларында.

Июль аенда эре терлектән иң күп үсеш “Нур  Баян”, “Башак”, “Чишмә” хуҗалыкларында.

Кукмара, Балтач,  Әтнә,   Актаныш, Саба, Әлки,  Нурлат, Алексеевск, Түбән Кама, Буа, Тукай, Әлмәт, Тәтеш, Менделеевск  районнары -  болар   сөт  җитештерү  күләме  иң күпкә  арткан  районнар.  

 

Аннары  чарада  катнашучылар эре  мөгезле  терлекләр  җитештерү  күрсәткечләренә  тукталдылар.    Бу  юнәлештә  артым  күп булган районнар:    Актаныш, Кукмара,   Мамадыш, Саба,  Аксубай, Тукай, Сарман, Тәтеш, Югары Ослан һәм Менделеевск  районнары.

Актаныш район терлекчелек тармагында июль ае эшчәнлегенә бүген – 8 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды.

Июль ае  йомгаклары буенча район башлыгының махсус премиясенә ия булучы алдынгылар: баш зоотехник Фәнисә Низамова  (“Чишмә”); баш ветеринарлар Рәшит Мусин (“Нур Баян”), Әлфәрит Харисов (“Тамыр”); баш технологлар Дамир Имамов (“Актаныш” а.ф), Алмаз Гайнанов (“Нур”), Рәҗәп Гафурова (“Таң”); ферма мөдирләре Нурания Габдуллина (“Башак”), Ирек Гайнетдинов (“Әнәк” а.ф.); Ильвир Хәбиров (Тат.Суыксу),  Зөбәрҗәт Нуртдинова (Түке), Илфак Камалов (Чуракай).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International