Актаныш район терлекчелек тармагында июль ае эшчәнлегенә бүген – 8 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән таныштырды. 1 августка шәхси хуҗалыкларда 4655 сыер исәпләнә. Июль аенда 10 сыерга арткан. Сарык һәм кәҗә 17 313 баш. Алар да ай дәвамында 26 га ишәйгән. Дәүләт программаларыннан файдаланып, шәхси ярдәмче хуҗалыгында эшчәнлек алып барырга 28 кеше мөрәҗәгате Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хупланган. Башка мөрәҗәгать итүчеләрнең дә белешмәләре куелган таләпләр буенча эшләнә, аларга да дәүләт ярдәме булачак. Шәхси секторда иң күп савылган җирлек - Иске Сәфәр җирлеге. Ә иң күп сөт бирүче сыерлар Кәзкәй җирлегендә асрала.
Июль ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Аеш җирлеге яулады. Авыл башлыгы Айгөл Фазлыкаевага район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырылды.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның июль ае эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның ел башыннан һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, бүлек җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекчелек торышы, агымдагы мәсьәләләр, ел башыннан һәм айлык эшчәнлек буенча анализ ясадылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов терлекчелек тармагындагы көн кадагындагы бурычларны билгеләде, ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының июль ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» хуҗалыклар арасында, ярыш шартлары үтәлмәү сәбәпле, бирелмәде, авыл җирлекләре арасында Аеш авыл җирлеге лаек булды.
Бүген – 8 август көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Чаллы шәһәреннән килгән табибларны кабул итте. Энгель Нәвап улы Яр Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе(БСМП) баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәмәдиев, хастаханәдә эшләүче табиблар, баш табиб Айдар Рәфгать улы Хәев, район башлыгы урынбасарлары белән район авылларына сентябрь аенда «Мобиль поликлиника» китерү буенча фикерләште.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
10 август көнне быел физкультурачылар һөнәри бәйрәмнәренең 80 еллыгын каршылый. Бәйрәм уңаеннан ул көнне Актанышта үзәк стадионда массакүләм бәйрәм узачак. Бәйрәм кысаларында Актаныш районының ГТО тестлар үзәге район халкы арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәүне үткәрә.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, районның барлык спорт сөючеләрен ГТО нормативларын тапшыруда актив катнашырга чакырабыз.
Элемтә өчен телефоннар - 3-44-26, 3-44-94, 3-44-96.
Физкультурачылар көненең ачылу тантанасы 10 август көнне үзәк стадионда 10 сәгатьтә башлана.
10.30 сәгать - ГТО нормаларын тапшыру.
Шушы ук вакытта “Бүләк” сәламәтләндерү аланының спорт сменасында ял итүче балалар арасында футбол ярышлары үткәрелә.
13.30 сәгать – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
8 август көнне 14.10 сәгатьтә “Бим-радио Казан”да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры элемтә була.
Программа кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга электрон имза ярдәмендә башкарыла торган күчемсез милек килешүләре вакытында алдау гамәлләреннән саклый торган закон турында сөйләячәк. Шулай ук Татарстан Росреестры вәкиле дача амнистиясен озайтуга бәйле рәвештә бакча участокларында күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен дә аңлатачак.
WhatsApp-канал буенча тыңлаучылар үз сорауларын + 7 927 242 10 28 номеры аша бирә алалар. Радио 102,8 FM ешлыгында эшли. Әлеге дулкында программаны Казан халкы гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Интернет режимында радиоэфирны Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.
Татарстанның күп функцияле үзәкләре 12 августтан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында каурыйлы кошларны аулауга рөхсәтнамә бирә башлаячак.
7 сентябрьдә республикада суда, сазлык-болыннарда, кыр-далаларда яшәүче киек кошларга һәм урман кулигына җәйге-көзге ау сезоны ачыла.
Рөхсәтнамә алу өчен Татарстан Республикасы территориясендәге күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәтнамә алу өчен гариза, шәхесне раслаучы документ, аучылык билеты һәм рөхсәтнамә биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция кирәк.
5 августтан республиканың күп функцияле үзәкләре һәркем керә торган аучылык җир-суларында бурсыкларны аулауга рөхсәтнамә бирә башлады. Бу хезмәт бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты булган һәркем өчен ачык. Бурсыкка ау чоры 15 августтан башлап 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Фәрманы белән бурсыкны аулау лимиты билгеләнде: 24 баш баш. Һәркемгә керергә мөмкин булган 11 аучылык җир-суларында ауларга мөмкин, һәр аучылык үз лимитын билгели.
Гариза бирү өчен үзең белән паспорт, аучылык билеты һәм ИНН булуы кирәк. Шулай ук аучыга 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасы һәм һәр баш хайван өчен 60 сум акча түләргә кирәк. Хезмәтне гади язма формада рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе буенча да алырга мөмкин.
Хезмәт күрсәтүгә гаризалар республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
Органик продукциянең рәсми тамгасы яшел фонда ак яфрак төшерелгән рәсемнән, кириллицада һәм латын хәрефләре белән язылган «ОРГАНИК» дигән сүздән гыйбарәт була. Товарда бу тамганың булуы кулланучыга әлеге товарның һәм аны җитештерүнең илкүләм органик игенчелек стандартларына туры килүен күрсәтә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар 6 августтан 4 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Грант бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары министрлык сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.