Актаныш алиментчы ата-аналарының балаларына 6 295 000 сум бурычы бар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Актаныш алиментчы ата-аналарының  балаларына 6 295 000 сум бурычы бар, Татарстан буенча 2,8 млрд сумнан артык бурычлы ата-ана исәпләнә. Республика буенча хәлнең торышы турында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский сөйләде.

Актаныш  районында газиз балаларына алимент түләмәүчеләргә 13 августка суд карарларын үтәттерү буенча 162 эш ачылган, гомуми бурыч суммасы 6 миллион 295 мең сум. 1 миллион 919 мең сум түләттерелеп, 66 эш туктатылган. 96 эш үз көчендә, җыеп алынасы сумма 3 миллион 946 мең сум. Шул сумманың 1 миллион 618 мең сумы  28 эш буенча хезмәт  урыныннан тотып барыла. 20 кеше эзләүдә, алар түлисе бурыч 600 мең сум. 10 кешегә җинаять эше кузгатылган, 13 кеше административ җәзага тартылган.

Республикада алиментлар буенча бурычлыларны түләттерү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешене балалары алдындагы бурычларын үтәүгә этәрүче аеруча нәтиҗәле чаралар арасында аларны нинди дә булса махсус хокукларыннан мәхрүм итү санала. Әйтик, транспорт чарасы белән идарә хокукын, шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән чыгып китү хокукын чикләү. Приставлар транспорт чарасы белән идарә хокукыннан мәхрүм ителәчәкләре турында да алдан хәбәр итәләр. Россиядән читкә чыгу хокукларын чикләүгә килгәндә, алиментлары буенча 10 мең сум һәм аннан күбрәк бурычы булган гражданнар илдән чыгып китә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International