Актаныш районында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" республика бәйгесенең муниципаль этабы бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында узды. Зона этапларында җиңүче Әтәс, Татар Суыксуы, Мари Суыксу, Яңа Кормаш, Такталачык, Иске Байсар, Яхшый, Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре, Актаныш гимназиясе ата-аналар комитетлары “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы, “Минем яраткан туган ягым” иҗади чыгыш, “Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” проектын яклау номинацияләре буенча оригиналь чыгышлар белән катнашты.
Җиңүчеләргә бергәләп кинога һәм бассейнга бару өчен сертификатлар тапшырылды.
Быелгы бәйгенең муниципаль этабында Гран-при иясе – Актанышның 1 нче мәктәбе ата-аналар комитеты. Беренче урында - Байсар мәктәбе, икенчедә – Актаныш гимназиясе, Актанышның 2 нче мәктәбе, өченчедә – Мари Суыксу мәктәбе.
“Дус сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабы – финал.
7-10 октябрь көннәрендә Актаныш районында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район зона этабы уза. Пучы, Татар Суыксуы, Актаныш, Иске Сәфәрдә узган зона сайлап алуларында 28 сыйныфның укучылары укытучылар, ата-аналар, дәү әти-дәү әниләр белән бергә сыйныф һәм мәктәп данын яклый. “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы, “Минем яраткан туган ягым” иҗади чыгыш, “Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” проектын яклау номинацияләрендә иң күп балл җыючы 10 команда 11 октябрь көнне район муниципаль этабында узара ярышачак.
Дәүләт Думасы хәйрия акчаларын җыю тәртибен билгели торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Аерым алганда, коммерцияле булмаган оешмалар интернетта акча җыю максатлары турында мәгълүмат бастырырга һәм гражданнар биргән акчаларны кая юнәлдерергә, шулай ук иганә җыю өчен тартмалар урнаштыру урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:
"Барлык кешеләр дә башкаларга ярдәм итәргә тели һәм шул ук вакытта иганә акчаларының адресатка барып җитәчәгенә ышана. Җәмгыятьнең хәйрия эшчәнлеген тәртипкә салу буенча соравы барлыкка килде. Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты хәйрия эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген һәм аңа гражданнар тарафыннан ышанычны арттыруга юнәлдерелгән. Акча җыю максатларының ачыклыгы һәм аларны тоту буенча хисаплылык хәйрия оешмасының намуслы эшләвенә инанырга мөмкинлек бирәчәк".
Закон проекты иганә җыю өчен тартмаларның төшенчәсен һәм төрләрен беркетәчәк – күчерелмә һәм стационар, шулай ук аларны урнаштыру һәм куллануның хокукый нигезләрен билгеләячәк. Мондый тартмаларны бары тик оештыру документлары хәйрия эшчәнлеген күздә тоткан коммерцияле булмаган оешмалар гына урнаштыра ала.
Иганә җыю өчен тартма кулланучы коммерцияле булмаган оешма программа яки башка акт турында нигезләмәгә ия булырга тиеш, аның кысаларында иганә акчасы җыю уздырылачак. Һәм интернеттан җыелган акчаларны файдалану турында хисап бастырылырга тиеш. Тартмадан иганә алу процедурасында тартмадан файдаланучы оешмадан бәйсез зат катнашырга тиеш.
Закон кабул ителгән очракта, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
«Эшкуарлыкны популярлаштыру» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлыкны популярлаштыруга, гражданнарны эшкуарлык активлыгын стимуллаштыруга һәм Россия Федерациясе территориясендә кече һәм урта эшкуарлык секторын арттыруга аерым игътибар бирелә.
Әлеге бурычларны гамәлгә ашыру максатларында, «Эшкуарлык фабрикасы» бизнеска ярдәм итү һәм үстерү фонды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, 2019 елның 1 сентябреннән 25 ноябренә кадәр, остаз-эшкуарлар җитәкчелегендә бизнес башлап җибәрүче эшкуарлар өчен программаны гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы халкында эшкуарлык компетенцияләре дәрәҗәсен ачыклауга электрон автоматлаштырылган тест уздыра. Тест өчен сылтама: http://molpred-116.ru/
Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында.
Погода
Быел да өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Актанышта спартакиада үтеп, ул декаданың иң масштаблы чарасына әверелде.
Бәйрәм төсмере алган спартакиада өченче буын райондашларыбыз арасында иң көчле җирлек ветераннарын билгеләде.
Картаерга ашыкмаган кадерле өлкәннәребез 8 октябрьдә өстәл теннисы, йөзү, озынлыкка сикерү, дартс, гәүдәне күтәрү, ату, эстафета кебек тугыз ярышны үз эченә алган чарада иң-иңнәрне ачыкладылар.
Спартакиада ахырында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче өлкәннәребезне, командаларны Актаныш районы Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зәһинә Исламова тәбрикләде. Аларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Җирлекләр арасында, быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты. Дәрәҗәле икенче урынга Уразай авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, өченче урын Актанышбаш ветераннарына бирелде.
Татарстанда аналоглы эфир тапшыруларын бирү 14 октябрьдә туктатылачак. Аналоглы телевидение тапшыруын караучы райондашларыбызны цифрлы канал кабул итергә әзерләү, кирәкле җиһаз алу һәм көйләү буенча 8 октябрьдә район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр дә телевизор экранында федераль канал белән янәшә "А"хәрефе тора икән, димәк, аналоглы телевидение эшли, һәм телевизорны цифрлы канал кабул итүгә әзерләргә кирәк. Цифрлы ТВга тоташып, телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен кирәкле җиһазны алдан ук сатып алырга кирәк.
Райондагы 12591 йорт хуҗалыгының 417 сендә аналог телевидение эшли иде. Алар цифрлы телевидениегә тоташып карау өчен кирәкле җиһазлар куеп бетерелде диярлек. Шуларның 52 сенә махсус сатып алынган приставкалар өчен район социаль яклау бүлеге тарафыннан компенсация түләнгән.
Сораулар туган очракта, 3-44-15 телефонына шалтырату кирәк.
Республиканың Уңыш бәйрәмендә Актаныш районы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, иң күп икмәк үстерүче районнарның берсе буларак, Актаныш икмәге белән каршы алды. Президент алга куйган максатлар - экологик чиста икмәк үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче кооперативлары булдыру юнәлешендә дә безнең районның үз тәҗрибәсе бар.
Уңыш бәйрәме сөенечле мизгелләргә бай булды. Шуларның иң мәртәбәлесе - Марат Готыф улы Әхмәтовка Александр Невский ордены бирелде.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов инстаграмдагы шәхси битендә игенчеләребезне һәм Марат Готыф улын мәртәбәле җиңү белән шәхсән үзе һәм райондашлар исеменнән тәбрик итте.