Актанышның 1 нче мәктәбе республикада дус сыйныф серләре белән уртаклашачак

2019 елның 11 октябре, җомга

Актаныш районында  ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре"  республика бәйгесенең муниципаль этабы  бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында узды. Зона этапларында җиңүче Әтәс, Татар Суыксуы, Мари Суыксу, Яңа Кормаш, Такталачык, Иске Байсар, Яхшый, Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре, Актаныш гимназиясе ата-аналар комитетлары  “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы, “Минем яраткан туган ягым” иҗади чыгыш, “Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” проектын яклау номинацияләре буенча оригиналь чыгышлар белән катнашты.

Җиңүчеләргә бергәләп  кинога һәм бассейнга бару өчен сертификатлар тапшырылды.

Быелгы бәйгенең муниципаль этабында Гран-при иясе – Актанышның 1 нче мәктәбе ата-аналар комитеты. Беренче урында  - Байсар мәктәбе, икенчедә – Актаныш гимназиясе, Актанышның 2 нче мәктәбе, өченчедә – Мари Суыксу мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International