7-10 октябрь көннәрендә Актаныш районында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район зона этабы уза. Пучы, Татар Суыксуы, Актаныш, Иске Сәфәрдә узган зона сайлап алуларында 28 сыйныфның укучылары укытучылар, ата-аналар, дәү әти-дәү әниләр белән бергә сыйныф һәм мәктәп данын яклый. “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы, “Минем яраткан туган ягым” иҗади чыгыш, “Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” проектын яклау номинацияләрендә иң күп балл җыючы 10 команда 11 октябрь көнне район муниципаль этабында узара ярышачак.