АКТАНЫШТА СПОРТ БӘЙРӘМЕ: Өлкәннәр арасында иң көчлеләр ачыкланды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Быел да өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Актанышта спартакиада үтеп, ул декаданың иң масштаблы чарасына әверелде.

Бәйрәм төсмере алган спартакиада өченче буын райондашларыбыз арасында иң көчле җирлек ветераннарын билгеләде.

Картаерга ашыкмаган кадерле өлкәннәребез 8 октябрьдә  өстәл теннисы, йөзү, озынлыкка сикерү, дартс, гәүдәне күтәрү, ату, эстафета кебек тугыз ярышны  үз эченә алган чарада иң-иңнәрне ачыкладылар. 

Спартакиада ахырында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче өлкәннәребезне, командаларны Актаныш районы Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров,  район ветераннар советы рәисе Нурулла  Нурлыев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зәһинә Исламова тәбрикләде. Аларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Җирлекләр арасында,  быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты. Дәрәҗәле икенче урынга Уразай авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, өченче урын Актанышбаш  ветераннарына бирелде. 

Лилия Бәхтиева - Актаныш-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International