Исегезгә төшерәбез, Татарстанда аналоглы эфир тапшыруларын бирү 14 октябрьдә туктатылачак

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстанда аналоглы эфир тапшыруларын бирү 14 октябрьдә туктатылачак.  Аналоглы телевидение тапшыруын караучы райондашларыбызны цифрлы канал кабул итергә әзерләү, кирәкле җиһаз алу һәм көйләү буенча 8 октябрьдә район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды.

Хөрмәтле райондашлар, әгәр дә телевизор экранында федераль канал белән янәшә "А"хәрефе тора икән, димәк, аналоглы телевидение эшли, һәм телевизорны цифрлы канал кабул итүгә әзерләргә кирәк. Цифрлы ТВга тоташып, телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен кирәкле җиһазны алдан ук сатып алырга кирәк.

Райондагы 12591 йорт хуҗалыгының 417 сендә аналог телевидение эшли иде. Алар цифрлы телевидениегә тоташып карау өчен кирәкле җиһазлар куеп бетерелде диярлек. Шуларның 52 сенә  махсус сатып алынган приставкалар өчен район социаль яклау бүлеге тарафыннан компенсация түләнгән.

Сораулар туган очракта, 3-44-15 телефонына шалтырату кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International