ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республиканың Уңыш бәйрәмендә Актаныш районы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, иң күп икмәк үстерүче районнарның берсе буларак, Актаныш икмәге белән каршы алды. Президент алга куйган максатлар - экологик чиста икмәк үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче кооперативлары булдыру юнәлешендә дә безнең районның үз тәҗрибәсе бар.

Уңыш бәйрәме сөенечле мизгелләргә бай булды. Шуларның иң мәртәбәлесе - Марат Готыф улы Әхмәтовка Александр Невский ордены бирелде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов инстаграмдагы шәхси битендә игенчеләребезне һәм Марат Готыф улын мәртәбәле җиңү белән шәхсән үзе һәм райондашлар исеменнән тәбрик итте.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни Сәетов Ленар Фәвәдис улы  һәм   Сәетова Гөлчәчәк Марат  кызы  икенче балалары -кызларына   Динә исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти-әнигә республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

7 октябрь көнне Актаныш технология техникумы базасында өлкәннәребез үзләренең  автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте.

Ел саен өлкәннәр ункөнлеге  кысаларында оештырылып килүче чара быел үзенә 11 райондашыбызны туплады.

Район ветераннар советы һәм техникум белән берлектә үткәрелгән ярышларда катнашучыларның иң яшенә 63 булса, иң өлкәненә 87 яшь иде. 90га якынлашып килүче Илгиз ага Нәбиев Актаныш авылында гомер кичерә. Аның машина йөртү стажы 60 елдан артып китә. Иң кызыгы, шушы вакыт эчендә ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штраф салыну очрагын хәтерләми. Үз гомерендә биш машина алыштырган райондашыбыз тормышын автомобильсез күз алдына да китерми. “Ерак араларга чыкмасам да, Актаныш эчендә даими йөрергә туры килә”, - ди Илгиз абый.

Мөдәррис Хәмитов ярышларда катнашу өчен Аккүз авылыннан ук килгән. 1974 елдан бирле тимер ат иярләгән 64 яшьлек райондашыбыз бу чарада лаеклы ялга чыкканнан бирле катнашып килә. 2017 елда Актаныш данын республика күләмендә дә якларга насыйп булган аңа.

Ике өлештән торган бәйгедә катнашучылар билетлар алып, теоретик мәсьәләләр дә чиште,  автомобиль йөртү буенча осталыкларын да күрсәтте. Технология техникумында хезмәт куючы Айрат Хаҗиев өлкәннәрне юл хәрәкәтенә кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырды.

Форсаттан файдаланып, өченче буын вәкилләреннән Актаныш үзәгенә куелган светофор хакындагы фикерләрен дә сораштырдым. Алар барысы да  бу төр яңалыкның үзәккә бик кирәк булуын белдерде. “Бары тик яхшылап өйрәнәсе генә калды аны”, - дип елмаешты алар.

Ярышларның иң дулкынландыргыч мизгелләре практик өлешкә туры килгәндер, мөгаен. Махсус билгеләр белән чуарланган мәйданчыкта унбер машина аллы-артлы старт сызыгына басты. Һәр секунд кадерле иде бу очракта. Һәм, әйтергә кирәк, бәйгедә берәү дә сынатмады. Билгеләнгән араны өлкәннәребез зур тырышлык һәм үҗәтлек белән үтте.

Бүгенге чарада катнашкан бердәнбер гүзәл зат – Рәмзия Арсланова да ир-атлар дәрәҗәсендә көч сынашты. Машина йөртергә хокук-таныклыгы күптән булса да, Рәмзия ханым автомобиль руле артына моннан 4-5 ел элек кенә утырган.

- Башка хатын-кызларның машинада йөрүен кызыгып карый идем. Үзем дә утырып карарга булдым – булдыра алганымны  үз-үземә исбат итәсем килде. Әкренләп өйрәнелә икән, хәзер инде Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә дә үзем йөрим, - ди 62 яшьлек автоханым.

Шактый мавыктыргыч дәвам иткән ярыш ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар һәм район ветераннар советының акчалата премияләре тапшырылды.

Беренче урынга лаеклы төстә  Котдус Исламов ия булды. Икенче урында –Рөстәм Раянов, өченче урында – Мөдәррис Хәмитов.

Бәйгедә катнашучыларның өчесе сиксән яшьтән өлкәнрәк иде. Аларга да урыннар аерым чыгарылды. Фәндүс Басыйров, Әхнәф Габбасов, Илгиз Нәбиевка  бүләкләрне район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев тапшырды.

Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ

"Алмакай" ат утары территориясендә (Югары Каран авылы янында) "Аударыш" буенча Татарстан Республикасының I чемпионаты - атларда көрәш узды. Анда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.

«Аударыш» ның баш инициаторы - "Алмакай" ат сарае директоры Фәрит Нәбиуллин ярыш кагыйдәләрен аңлатты. Ярыш кагыйдәләре буенча  ике җайдак та  бер-берсен  аттан тартып төшерергә тиеш. Төп шарт – билгә бәйләнгән сөлгедән генә тарту.

Чемпионатта катнашучылар 4 авырлык категориясе буенча көч сынаштылар. «Аударыш» җиңүчеләренә дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

"Аударыш" республика чемпионатында катнашып, Рафил Галиев, Риман Ханов үз авырлыкларында аударышта, Илфир Әнвәров утын яруда җиңү яулады.


6
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

7 октябрьгә һава торышы.

Актаныш авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итте.

Бүген, 6 октябрьдә районыбызның 3 мәйданчыгында – Актанышта, Пучыда, Татар Суыксуында  - Халыкара өлкәннәр һәм Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көннәре уңаеннан  авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре – фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка арзан  бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, салам, печән, тирес алып килгәннәр иде.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары Лиана Сираева, Ләйсән Нурлыева таныштылар.

Ярминкәне карап чыккан район башлыгы Энгель Фәттахов   тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатлы һәм арзан хакта булуын билгеләп үтте. Ярминкәдә бүген иң күп сорау икмәккә булды. Халык соравын искә алып,  икмәк сату алдагы атнада да оештырылачак.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча

“Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәтемне белдерәм.

 Үзенең тормышын, бар гомерен, яшәү халәтен, уй-хыялларын  мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата һәр кайсыбызның хөрмәте дә, ихтирамы  да зур. Чөнки укытучы - безне олы тормышка җитәкләп алып керүче,  безгә юл күрсәтүче, үзебезне аңларга һәм үз урыныбызны табарга ярдәм итүче, һәрвакыт янәшәбездән баручы остаз. Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге  һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Заман тизлеге, техник яңарышлар, цифрлы дөнья укытучыга һәм тәрбиячегә бүген яңадан-яңа максатлар куя. Белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, без үзебез дә даими эзләнергә, белем алырга, балаларны да шуңа өйрәтергә омтылып хезмәт куябыз.

Районыбыз мәгариф системасы республикада әйдәп баручы һәм үрнәк күрсәтүче мөгаллимнәре белән данлыклы. Балаларга балалар бакчасында тәрбия һәм башлангыч белем нигезләрен өйрәтүдә, мәктәпләребездә һәр юнәлеш буенча киңкырлы белем бирүдә, һөнәри уку йортында берничә һөнәр үзләштерүдә системалы эшчәнлек булдырылды. Балаларыбызны киләчәк заман өчен бүгеннән әзерләүдә директорлар корпусы, укытучылар, тәрбиячеләр белемнәрен яңартып, яңа мөмкинлекләрне үз хезмәтләрендә кулланып эшли. Үрнәк эш тәҗрибәләре  проект буларак камилләшә, билгеле формага салына һәм мәгариф үсешендә яңа модель буларак тәкъдим ителә. Тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызның фидакарь эшчәнлеге республика һәм рәсәйкүләм танылу ала. Мәгариф системасының камилләшүендә республика һәм ил җитәкчелеге куйган бурыч-максатларга ирешүдә Актаныш район мәгарифенең яңа моделен булдыра.

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар! Сезнең һәр шөгылегез, һәр дәресегез балаларны, укучыларны яңа белемнәргә, яңа эзләнүләргә,  фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте, яңадан-яңа уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим! Һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык булсын. Һөнәри бәйрәмегез белән!”

 

 

 


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Укытучылар көнен Актаныш районы быел да күркәм уңышлар белән каршы алды. 44 ел дәвамында балаларга башлангыч белем бирүдә хезмәт куючы – шуның 38 елын  Актанышның 1 нче мәктәбендә балаларга белем бирүче Дилара Дуглас кызы Хөббетдиновага Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеме бирелде. Аны кичә республикада узучы Укытучылар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.

Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялланган Дилара Дуглас кызы: “Һөнәремә тугрылыклы булып, хезмәтемне яратып башкарам. Укыту барышында һәрвакыт кызыксынучан, белемгә омтылучы тырыш балалар, аларның акыллы, сүз тыңлаучан, тәрбияле әти-әниләр генә очрады, хезмәт коллективым бик әйбәт. Халык укытучысы исемен миңа ышанып тапшырдылар, әлеге исем тагын да зур йөкләмәләр бирә. Хезмәттәшләремне, барлык укытучыларның Укытучылар көне белән тәбрик итәм,” – дип, фикерләре белән уртаклашты.

Бәйрәм тантанасында һөнәри осталыкка ирешкән укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары хөрмәтләнде.

Мәгариф хезмәткәрләрен Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Алишев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.

Бәйрәмдә шулай ук “Ел укытучысы” бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнде.

Мәгариф хезмәткәрләренә Әнвәр Нургалиев җырлары, районыбыз сәнгатькәрләре һәм балаларыбызның җыр-биюләре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективының Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган "Күрәсем килгән иде" спектакле  бәйрәм бүләге буларак тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International