“Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!
Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәтемне белдерәм.
Үзенең тормышын, бар гомерен, яшәү халәтен, уй-хыялларын мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата һәр кайсыбызның хөрмәте дә, ихтирамы да зур. Чөнки укытучы - безне олы тормышка җитәкләп алып керүче, безгә юл күрсәтүче, үзебезне аңларга һәм үз урыныбызны табарга ярдәм итүче, һәрвакыт янәшәбездән баручы остаз. Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Заман тизлеге, техник яңарышлар, цифрлы дөнья укытучыга һәм тәрбиячегә бүген яңадан-яңа максатлар куя. Белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, без үзебез дә даими эзләнергә, белем алырга, балаларны да шуңа өйрәтергә омтылып хезмәт куябыз.
Районыбыз мәгариф системасы республикада әйдәп баручы һәм үрнәк күрсәтүче мөгаллимнәре белән данлыклы. Балаларга балалар бакчасында тәрбия һәм башлангыч белем нигезләрен өйрәтүдә, мәктәпләребездә һәр юнәлеш буенча киңкырлы белем бирүдә, һөнәри уку йортында берничә һөнәр үзләштерүдә системалы эшчәнлек булдырылды. Балаларыбызны киләчәк заман өчен бүгеннән әзерләүдә директорлар корпусы, укытучылар, тәрбиячеләр белемнәрен яңартып, яңа мөмкинлекләрне үз хезмәтләрендә кулланып эшли. Үрнәк эш тәҗрибәләре проект буларак камилләшә, билгеле формага салына һәм мәгариф үсешендә яңа модель буларак тәкъдим ителә. Тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызның фидакарь эшчәнлеге республика һәм рәсәйкүләм танылу ала. Мәгариф системасының камилләшүендә республика һәм ил җитәкчелеге куйган бурыч-максатларга ирешүдә Актаныш район мәгарифенең яңа моделен булдыра.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар! Сезнең һәр шөгылегез, һәр дәресегез балаларны, укучыларны яңа белемнәргә, яңа эзләнүләргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте, яңадан-яңа уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим! Һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык булсын. Һөнәри бәйрәмегез белән!”