Укытучылар көнен Актаныш районы быел да күркәм уңышлар белән каршы алды. 44 ел дәвамында балаларга башлангыч белем бирүдә хезмәт куючы – шуның 38 елын Актанышның 1 нче мәктәбендә балаларга белем бирүче Дилара Дуглас кызы Хөббетдиновага Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеме бирелде. Аны кичә республикада узучы Укытучылар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.
Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялланган Дилара Дуглас кызы: “Һөнәремә тугрылыклы булып, хезмәтемне яратып башкарам. Укыту барышында һәрвакыт кызыксынучан, белемгә омтылучы тырыш балалар, аларның акыллы, сүз тыңлаучан, тәрбияле әти-әниләр генә очрады, хезмәт коллективым бик әйбәт. Халык укытучысы исемен миңа ышанып тапшырдылар, әлеге исем тагын да зур йөкләмәләр бирә. Хезмәттәшләремне, барлык укытучыларның Укытучылар көне белән тәбрик итәм,” – дип, фикерләре белән уртаклашты.
Бәйрәм тантанасында һөнәри осталыкка ирешкән укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары хөрмәтләнде.
Мәгариф хезмәткәрләрен Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Алишев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.
Бәйрәмдә шулай ук “Ел укытучысы” бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Мәгариф хезмәткәрләренә Әнвәр Нургалиев җырлары, районыбыз сәнгатькәрләре һәм балаларыбызның җыр-биюләре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективының Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган "Күрәсем килгән иде" спектакле бәйрәм бүләге буларак тәкъдим ителде.