ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Актаныш мөгаллимнәре КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев белән очрашты.

4 октябрьдән Актанышта  “Агач утырту көне” акциясенең көзге этабы башланды. Җиңүнең 30 еллыгы урамында – 13, Комсомол урамында 47 төп чыршы утыртылды. Әлеге районкүләм чарада   бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.

Бүген агач утырту өмәсендә “Лачын”, “Иман” спорт мәктәпләре, район газ оешмасы, УНКВ, район авыл хуҗалыгы идарәсе, ТБО оешмасы хезмәткәрләре агач үсентеләре утырта.

“Агач утырту көне” акциясе дәвамында район үзәгендә һәм авылларда агач утырту өмәләре ай дәвамында барачак. Актанышта шушы көннәрдә 57 бистәсенә чыккан юл буенда 1000 төп нарат, базар алдында 55 төп зәңгәр чыршы утыртылачак.  Аскы Актанышка төшкән юл буенда, район янгын сүндерү хезмәте бинасы, үзәк котельный  тирәсендә дә агач үсентеләре утыртылачак.

 


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында халыкара Укытучылар көненең бәйрәм тантанасы узды.

Республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады. Котлаулар шоу-тамаша һәм танылган артистларның чыгышы белән үрелеп барды. Чарада район укытучылары Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә  катнашты.

Актанышның беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Дуглас кызы Хөббетдиновага "Татарстан Республикасының Халык укытучысы" дигән мәртәбәле исем бирелде. Бүләкне Президент үзе тапшырды. Мөгаллимгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова “Мәгариф” милли проектында  җиңеп, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген тикшерүне, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт бәягә  тикшерергә тәкъдим итәләр.
Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар югары хак сорап, пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язарга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар берничә мең сумлык  хезмәт күрсәтү турында килешү төзиләр. Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә, гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре күзәтелек итүче органнарга hәм ведомстваларга юллана диелә.
Әлеге төр гаризалар, закон кысаларында, пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-берсеннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә  акча түләргә кирәк.
Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда үзегезне кызыксындырган мәгълүматны таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.
Шикле очраклар булганда, Актаныш пенсия фондына 074 яки 8(85552) 07411 телефонына хәбәр итү кирәк.

 


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Икътисад министры Фәрит Габделганиев Актанышта эшлекле сәфәрдә булды.

Һәр елдагыча,  1 октябрьдән  республикада, шул исәптән безнең  Актаныш районында да,  Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.

Ун көн дәвамында Актанышта  өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла.

Райондагы бәйрәм чараларына бүген, 2 октябрь көнне,  Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында старт бирелде. Биредә район җитәкчелеге Актанышның үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәге өчен зур көч куйган өлкәннәр, ветераннар белән очрашты. 

Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә,  мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар  бар иде.

Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде. Котлау сүзеннән соң  район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Районыбызның алыштыргысыз буынын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тә килгән иде. Ул өлкәннәребезгә Татарстан җитәкчелегенең тәбрик сүзләрен ирештерде.

Чара барышында район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла  Нурлыевның, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровның, Күҗәкә авыл җирлегендәге  башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәскать Хәертдиновның чыгышлары тыңланды.

Бәйрәм уңаеннан өлкәннәребезгә бүләк тә әзерләнгән иде – алар хозурына   Яр Чаллы драма театрының  Ягъсүф Шафыйков әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Хуш, Агыйдел!”  драмасы тәкъдим ителде.

10 октябрь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә «Балалар мәсьәләсе» дип аталган гражданнарга хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.

Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда (Ленин ур., 98, Әлмәт) 11.00 -15.00 сәгатьтә башлана.

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә. Анда катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне саклауны сайлап алган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Актаныш район хакимиятендә эшләп, лаеклы ялга чыккан 34 ветеран белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген чәй табыны артында очрашты. Өлкәннәр көне белән котлап, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде Энгель Нәвап улы ветераннарга. Олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә истәлек бүләкләре дә тапшырды ул. Очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Ветераннарга өйләрендә түгәрәк табын артында балалары, оныклары, якыннары белән очрашып, чәй өстәле артында гапләшү өчен күчтәнәч каплары да әзерләнгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International