ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Иске Байсар табиблык амбулаториясендә дәвалану бүлеге ачылды.

Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Әлеге көндә без  сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне  белдерәбез. Сөйләшү, аралашу, хезмәт коллективларында очрашу ункөнлек дәвамында бәйрәм төсмерен ала. Актив өлкәннәребез очрашу-кичәләрдә, бәйге-ярышларда үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша, яшь буынга үрнәк күрсәтә. Авыр тормыш хәлендә калучы өлкәннәребез белән дә очрашып, аларга теләктәшлек күрсәтәбез, ярдәм формаларын булдырабыз.

Сезнең бүген дә безнең арада булып, актив тормыш рәвеше алып баруыгызга сокланабыз. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, сезнең тормыш-көнкүрешегезне яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара: яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла. Районыбызда бүген 14 сугыш ветераны, 579 тыл ветераны, 2315 сугыш чоры баласы бар, алар – безнең горурлыгыбыз.

Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтү, ихтирамыбыз безнең. Район үсешенә керткән олуг хезмәтегез  өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.

Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль район башлыгы


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көньяктан көчле җил көтелә: - 1 октябрьдә төнлә урыны белән 15-20 м/с тизлектә, - 1 октябрьдә көндез, төнлә - иртән 2 октябрьдә секундына 17-22 метрга кадәр җил.

ТР прокурорының гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм кабул итү буенча өлкән ярдәмчесе Азат Хөсәенов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Эльвира Сафина, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина 30 сентябрь көнне Актаныш районына  эш сәфәре белән килде.

Иң элек,  делегация Пучы мәктәбендә һәм Актаныш кадет интернат-мәктәбендә  булды. Алар мәктәптә һәм интернатта туклану, уку, яшәү, тәрбияләү һәм медицина хезмәте күрсәтү шартлары белән таныштылар, балалар белән алып барылган эшчәнлекне өйрәнделәр. Районга килү программасына гражданнарны кабул итү дә кертелгән иде. Республикадан килгән вәкилләр белән берлектә, кабул итүдә Актаныш район прокуроры Рамил Аскаров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.

Район халкы бала хокукларына кагылышлы төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итте. Инвалид бала өчен коляска, махсус аяк киеме алу, алимент юллап алу  буенча килеп туган аңлашылмаучанлык, ташламалы дарулар белән тәэмин итү, мәктәпкә  балаларны йөртү өчен махсус автобус сорау һәм башка гозерләрне  республика прокуратурасы һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе вәкилләре игътибарга һәм контрольгә алдылар.

Кабул итү тәмамланганнан соң,  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды, утырышны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе эше турында аның рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча  урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитетының опека һәм попечителлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова җентекләп сөйләделәр. Утырышта сөйләшү конструктив һәм эшлекле характерда булды, район комиссиясе әгъзалары республика ведомстволары вәкилләреннән төрле юнәлешләрдәге эшләрне активлаштыру буенча киңәшләр дә алдылар.

Дәүләт Думасы балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның махсус реестрын булдыру турындагы канунны соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

"Закон проекты балалар ялы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә алучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең реестрын интернет челтәрендә һәркем карый алырлык урында урнаштыруны күздә тота. Ата-аналар үз балаларының ялын оештырып, андый хезмәтләр күрсәтүченең ышанычлы булуы турында дөрес мәгълүмат ала алалар".

Оешмалар 2020 елның 1 гыйнварына кадәр тикшерү нәтиҗәләре, балаларны урнаштыру һәм тукландыру, лицензия һәм санэпид-нәтиҗәләр булу турында мәгълүматлар тапшырырга бурычлы, шуннан соң гына әлеге реестрга кертелергә мөмкиннәр.

Тикшерүне уза алмаучылар, дөрес булмаган мәгълүматлар бирүчеләр яисә балалар ялын оештыруда кануннарны системалы рәвештә бозучылар реестрдан төшереп калдырылачак.

 

 

Татарстан Республикасы Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында түбәндәге чаралар узачак:

2 октябрь - "Акка кызыл белән"  сөлге күргәзмәсен ачу,

 

3 октябрь -  Пучы урта мәктәбенең ветеран укытучыларына багышланган  "Мәктәбебез җәүһәрләре" исемле  мәдәни чара,

 

4 октябрь - "Чишмә" колхозының элеккеге рәисе Хөсәенов Әхмәтсәви Хөсәен улының тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу тантанасы,

 

8 октябрь - Пучы картлар һәм инвалидлар  интернат - йортында яшәүчеләр өчен  "Күңел җылың бүләк ит" мәдәни-күңел ачу чарасы,

 

9 октябрь -  хатын-кызларга  калфак тегү  буенча мастер-класс,

 

10 октябрь -Сынчы, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм М. Җәлил премияләре лауреаты Маликов Васил Малик улының тууына 95 ел тулуга багышланган "Рәссам тормышы" дип исемләнгән видеокүргәзмәлек.

 

26 сентябрь көнне Актаныш Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 5 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Бергәләп киңлектә атлау күңелле" дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Викторина Россиядә балалар туризмы елына һәм Бөтендөнья туризм көненә багышланган иде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары поход өчен рюкзак җыярга, “Рюкзак җый!” коммуникатив уены ярдәмендә  кирәк-яракларны тупларга өйрәнделәр, туган якны өйрәнү буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Яшь турист» мастер-классында катнаштылар.

Хөрмәтле кулланучылар-гражданнар!

 

2019 елның 15 октябреннән «Актаныш» УОН һәм «Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Актаныш офисы яңа адрес буенча эшли башлый. Адресы - Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 68 нче йорт.

Исегезгә төшерәбез, исәп-хисап үзәге кассасыннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияне ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, банкларның үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, «Россия Почтасы» ФДУП бүлекчәләрендә һәм банкларның мобиль кушымталарында түләргә мөмкин.

«Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте

 


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Фирдәвис Шәемов 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кроссның түгәрәк датасын зур юбилейлар белән  каршы алды.

Спорт дөньясындагы  үзенең кабатланмас исемен йөгерү юлларында булдырган якташыбыз, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче  Фирдәвис Шәемов 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кроссның түгәрәк датасын зур юбилейлар белән  каршы алды. Быел үзенең 75 яшьлек  олуг юбилеен билгеләп үткән спорт остасы өчен 2019 ел, чыннан да,  түгәрәк: Аеш мәктәбен тәмамлавына 6 дистә ел үтсә, тормыш иптәше Рәйсә ханым белән гаилә корганына да ярты гасыр, өстәвенә, кросс тарихы да Фирдәвис аганың спортка багышлаган ун елына тиңләшкән.

Чараның рәсми ачылыш тантанасында башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, гомер бәйрәме уңаеннан, Фирдәвис Шәем улына район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау сүзләрен ирештереп, Рәхмәт хатын тапшырды.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Аналитическая и прогнозная информация составлена на основе поступивших сведений от ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International