Балалар хокукын яклап

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

ТР прокурорының гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм кабул итү буенча өлкән ярдәмчесе Азат Хөсәенов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Эльвира Сафина, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина 30 сентябрь көнне Актаныш районына  эш сәфәре белән килде.

Иң элек,  делегация Пучы мәктәбендә һәм Актаныш кадет интернат-мәктәбендә  булды. Алар мәктәптә һәм интернатта туклану, уку, яшәү, тәрбияләү һәм медицина хезмәте күрсәтү шартлары белән таныштылар, балалар белән алып барылган эшчәнлекне өйрәнделәр. Районга килү программасына гражданнарны кабул итү дә кертелгән иде. Республикадан килгән вәкилләр белән берлектә, кабул итүдә Актаныш район прокуроры Рамил Аскаров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.

Район халкы бала хокукларына кагылышлы төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итте. Инвалид бала өчен коляска, махсус аяк киеме алу, алимент юллап алу  буенча килеп туган аңлашылмаучанлык, ташламалы дарулар белән тәэмин итү, мәктәпкә  балаларны йөртү өчен махсус автобус сорау һәм башка гозерләрне  республика прокуратурасы һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе вәкилләре игътибарга һәм контрольгә алдылар.

Кабул итү тәмамланганнан соң,  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды, утырышны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе эше турында аның рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча  урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитетының опека һәм попечителлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова җентекләп сөйләделәр. Утырышта сөйләшү конструктив һәм эшлекле характерда булды, район комиссиясе әгъзалары республика ведомстволары вәкилләреннән төрле юнәлешләрдәге эшләрне активлаштыру буенча киңәшләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International