Әлфия Когогина: “Дәүләт Думасы кабул иткән закон балалар ялының иминлеген көчәйтүгә юнәлтелгән”

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Дәүләт Думасы балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның махсус реестрын булдыру турындагы канунны соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

"Закон проекты балалар ялы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә алучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең реестрын интернет челтәрендә һәркем карый алырлык урында урнаштыруны күздә тота. Ата-аналар үз балаларының ялын оештырып, андый хезмәтләр күрсәтүченең ышанычлы булуы турында дөрес мәгълүмат ала алалар".

Оешмалар 2020 елның 1 гыйнварына кадәр тикшерү нәтиҗәләре, балаларны урнаштыру һәм тукландыру, лицензия һәм санэпид-нәтиҗәләр булу турында мәгълүматлар тапшырырга бурычлы, шуннан соң гына әлеге реестрга кертелергә мөмкиннәр.

Тикшерүне уза алмаучылар, дөрес булмаган мәгълүматлар бирүчеләр яисә балалар ялын оештыруда кануннарны системалы рәвештә бозучылар реестрдан төшереп калдырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International