Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә. Анда катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне саклауны сайлап алган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.
Хезмәтләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә.
Оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплекс;
- агро- һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.
Җирле үзидарә органнары:
-муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;
-шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;
-авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
-иҗтимагый берләшмәләр;
-гражданнар;
-халык контроле.
Массакүләм мәгълүмат чаралары:
-иң яхшы телесюжет;
-иң яхшы радиосюжет;
-иң яхшы электрон массакүләм мәгълүмат чарасы;
-вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы язма.
Материаллар 2019 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2019 елның IV кварталына планлаштырылган. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлегенә карата кызыксындыру тудыру максатыннан уздырыла.
Белешмәләр алу өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен 8(843)2676822.
Гаризалар кабул итү:
- оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр өчен Anastasia.Merdyukova@tatar.ru ,
- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен Anisa.Mannapova@tatar.ru
- массакүләм мәгълүмат чаралары өчен eco.press@tatar.ru
Конкурс турында нигезләмә белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында (http://eco.tatarstan.ru/rus/2018-2867297.htm ): “Министрлык эшчәнлеге” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү” бүлегендә танышырга була.