Дәүләт Думасы хәйрия акчаларын җыю тәртибен билгели торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Аерым алганда, коммерцияле булмаган оешмалар интернетта акча җыю максатлары турында мәгълүмат бастырырга һәм гражданнар биргән акчаларны кая юнәлдерергә, шулай ук иганә җыю өчен тартмалар урнаштыру урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:
"Барлык кешеләр дә башкаларга ярдәм итәргә тели һәм шул ук вакытта иганә акчаларының адресатка барып җитәчәгенә ышана. Җәмгыятьнең хәйрия эшчәнлеген тәртипкә салу буенча соравы барлыкка килде. Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты хәйрия эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген һәм аңа гражданнар тарафыннан ышанычны арттыруга юнәлдерелгән. Акча җыю максатларының ачыклыгы һәм аларны тоту буенча хисаплылык хәйрия оешмасының намуслы эшләвенә инанырга мөмкинлек бирәчәк".
Закон проекты иганә җыю өчен тартмаларның төшенчәсен һәм төрләрен беркетәчәк – күчерелмә һәм стационар, шулай ук аларны урнаштыру һәм куллануның хокукый нигезләрен билгеләячәк. Мондый тартмаларны бары тик оештыру документлары хәйрия эшчәнлеген күздә тоткан коммерцияле булмаган оешмалар гына урнаштыра ала.
Иганә җыю өчен тартма кулланучы коммерцияле булмаган оешма программа яки башка акт турында нигезләмәгә ия булырга тиеш, аның кысаларында иганә акчасы җыю уздырылачак. Һәм интернеттан җыелган акчаларны файдалану турында хисап бастырылырга тиеш. Тартмадан иганә алу процедурасында тартмадан файдаланучы оешмадан бәйсез зат катнашырга тиеш.
Закон кабул ителгән очракта, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.