ХӨРМӘТЛЕ АКТАНЫШЛЫЛАР!
ТЕХНИК СӘБӘПЛӘР АРКАСЫНДА 17 ГЫЙНВАР КӨННЕ АКТАНЫШ РАЙОН ҮЗӘГЕНДӘ 8.00-14.00 СӘГАТЬЛӘРДӘ СУ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ТУКТАТЫЛАЧАК.
БЕЛЕШМӘЛӘР ӨЧЕН ТЕЛЕФОН 8(85552) 3-09-24.
16 гыйнварда Дәүләт Думасы Россия Президенты керткән "Хезмәт даны шәһәре" мактаулы исем турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Начар метеорологик күренешләр: төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр, урыны белән бозлавык. Юлларда урыны белән бозлавык.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина комитет эшенең төп планнары турында сөйләде һәм 2020 елның язгы сессиясендә каралырга планлаштырылган закон проектларын атады.
"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214 санлы федераль законга үзгәрешләр көченә кергән мизгелдән (2018 ел, 1 июль) Татарстан Росреестры эскроу-счет кулланып өлешле төзелештә катнашуга 1576 шартнамә теркәде.
“Мәгариф” журналы редакциясе җитәкчесе – баш мөхәррир Сөмбел Таишева, “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашып, республика, ил һәм дөнья мәгарифе XXI гасырга куйган бурычларның Актанышта - бакча-мәктәпләрдә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта, технологик техникумда, “Бүләк” укыту үзәгендә хәл ителеше буенча фикер алыштылар. Актаныш мәгарифенең яңа алымнарын, белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы эшчәнлекнең, өстәмә белем бирү учреждениеләренең, сәнгать, спорт мәктәпләренең балаларның сәләтләрен ачудагы ролен чагылдырып, уникаль шәхесләр белән таныштырып, көнүзәк актуаль язмалар әзерли алар.
.jpg)
15 гыйнвардан Актанышта халык театрлары фестивале старт алды. Быел ул ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. 7 февральгә кадәр театр сөюче тамашачы Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында районыбызның халык театрлары тәкъдим иткән спектакльләрне карый алачак.
Спектакль хәзерге чор проблемаларын- экология, әхлак, авылларның юкка чыгуы һәм башка мәсьәләләр белән бергә кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне дә калку чагылдыра. Алисә һәм Әсфирә Хафизова, Альберт Мөхәммәтдинов, Ландыш һәм Динар Зәкиевләр, Данис Солтанов, Айгиз Миннәхмәтов, Ландыш Сабирова, Фәндүс Мостафин, Таңсылу Хафизова ышандырып уйнады. Тамаша барышында күңелләре тулып, күз яшьләрен сөртүчеләр күп булды.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, урыны белән бозлы яңгыр, кыска вакытлы буран, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, аерым районнарда бозлавык, томан. Юлларда урыны белән бозлавык.
һава торышы:
Болытлы.
Кар, юеш кар, яңгыр, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.
Урыны белән бозлавык, томан, төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6, көндез максималь һава температурасы 0..+3.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.