ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

-Бүген тыңладык та, иртәгә бу проблемалар чишеләчәк, дип вәгъдә биреп булмый. Әмма әкренләп эшләнер,ел саен бер генә мәсьәләне уңай якка хәл итсәк тә, бу яшәешне көйләүгә бер адым булачак. Аскы Актанышта үзебезнең кул көче белән чишеп булырдай проблемалар да җитәрлек – беренче чиратта шуларга тотынырбыз, - дигән сүзен җиткерде Илһам Шәмсунов, очрашуны төгәлләп.  

 


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Күчмә кубоклар быел  Әтәс һәм Актанышның икенче мәктәбенә тапшырылды.

Чаңгы ярышын ачу тантанасында остаз Галимҗан Мансуров Фәрит Әхмәдишин  хакындагы истәлекләрен укучылар белән дә уртаклашты. Тик Актанышның спорт дөньясында тирән эз калдырган мөгаллим истәлегенә оештырылган районкүләм ярышта   мәгариф идарәсе вәкилләренең катнашмавы спорт бәйрәменең ямен җибәрде.  Алай булырга тиеш түгел иде!

Бүген “Бүләк” чаңгы трассасында атаклы физкультура укытучысы Фәрит Әхмәдишин истәлегенә чаңгы ярышы узды. Буран уйнап торса да, иң ерак авыл мәктәпләреннән дә чаңгычы укучыларын Актанышка алып төшкән иде спортчы-укытучылар. Остаз Галимҗан Мансуров Фәрит Әхмәдишинны якты хатирәләр белән искә алды.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/FDQxrzvNo14  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Бүгенге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә көньяк җимеш сатучылары һәм авыл фермерлары халык ихтыяҗын канәгатьләндерде.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/lgFyqfxlDqM   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Ярминкә элек-электән сатып алганда сайлау мөмкинлеге булганы өчен халык тарафыннан яхшы кабул ителеп килде. Бүгенге сату мәйданында да көндезге сәгатьләрдә халык хәрәкәте арта төште: кемнәрдер бәя чагыштырды, кемдер сатты, кемдер алды, кемдер алдады, кемдер алданды.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин белән очрашты. Риназ Энгель Нәвап улына  сувенир-истәлек бүләк итте. 


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган мәктәп директорлары киңәшмәсендә актуаль проблемалар: мәктәп-бакчаларда туклану һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мәсьәләләре күтәрелде.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/-2BD3H84yyo   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

 

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссия утырышы узды.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/KQmra8YaXr4  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International