Агымдагы елның гыйнварында региональ операторлардан "Татэнергосбыт" АҖ адресына 1 гыйнвардан башлап кирәклеге турында йөкләмәләр бирелде. 2020 елның 1 гыйнварыннан бердәм тариф түбәндәгечә билгеләнде:
- шәхси торак йортлар өчен аена бер кешегә 93,66 сум;
- күп фатирлы йортлар өчен аена бер кешегә 86, 34 сум.
Актаныш районында узган җитәкчеләр спартакиадасы республикада үрнәк вакыйга. Спартакиадада район башлыгыннан алып, барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнаша, киң катлау халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Бу хакта федераль “Россия- Татарстан” телеканалының «Яңалыклар” тапшыруында тулы яктыртылды.
.png)
Бу хакта тулырак https://youtu.be/3DWwKuzfyQU сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
- Соңгы елларда авылларыбызга өлкәннәр күченеп кайта, тик яшләр, киресенчә, шәһәрләргә юл ала. Әллә нинди мода керде хәзер – авылларның киләчәге булган тулы бер буын шәһәрләргә агыла. Юкса, бездә дә менә дигән итеп яшәрлек шартлар бар бит, җиң сызганып эшләргә генә кирәк авылда. Без дә яшәп карадык таш калаларда, әмма яшь барган саен, күңел туган туфракка тарта. Бүген шәһәрне үз иткән балаларыбыз да бер кайтыр ул авылга, әмма кайчан? Ул вакытта соң булмасымы?- дип, ачынып сөйләде Мәхтүмҗан Хөрмәев.
.jpg)
Актаныш горурлыгы, Муса Жәлил исемендәге Дәүләт бүләге иясе "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа программасын Казан тамашачысына тәкъдим иткәннән соң, татарлар яши торган төбәкләргә концерт туры белән чыга. Аңа кадәр "Агыйдел"нең кызлары, егетләре туган якта, актанышлылар алдында чыгыш ясады. Беренче тамаша тәэсирләре "Россия-Татарстан" телерадиокомпаниясе яңалыкларында.
Бүген "Чишмә" хуҗалыгы 2019 хуҗалык елына йомгак ясады. Беренче булып сүз алган җитәкче Рәфикъ Сәхәбетдиновның чыгышын хезмәтчәннәр игътибар белән тыңлады: үз кулың белән, хәләл хезмәтең белән табылган сумнар кая киткән дә, кире синең кулга ничек кайткан соң?

Актанышта ай саен үткәрелүче 25 форма киңәшмәсенең эчтәлек-формасын да авыл кешесен борчыган сорауларның чишелеше булырлык итеп үзгәртергә иде. Вакыт һәм хезмәткә куелган көч бушка китмәсен.
.jpg)
Һөнәри дебют бәйгесе районда өченче ел оештырыла. Анда тугызынчы сыйныф укучылары берничә компетенция буенча ярышып, үзара җиңүчеләрне билгели.
.jpg)
Бүген бәйгедә катнашырга теләк белдергән тугызынчы сыйныф укучылары ике компетенция буенча үзара иң сәләтлеләрне билгели. Пешекче эше һәм бухгалтер исәбе компетенцияләрендә көч сынашучылар арасында егетләрнең булуы да сөенечле.
.jpg)
Консультация-кисәтү турында интенсивности метеорологик күренешләр 18 сәгатьтән. 4 февраль 18 сәгатькә кадәр. 5 февраль 2020 ел.
5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
- 3 февральдә көндез, төнлә һәм көндез 4 февральдә юлларда көчле бозлавык;
- 3 февральдә көндез, төнлә һәм иртән 4 февральдә томан.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава. Бераз кар.
Аерым районнарда буран, төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м / с тизлектә, урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8, көндез максималь һава температурасы -3..5. Юлларда бозлавык көчле.
4 февраль көнне Чалманарат халкының яшәү рәвеше белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышып кайтты. Бүгенге көндә җирлектә алты крестьян-фермер хуҗалык исәпләнә, аларның барысы да терлекчелек юнәлешендә уңышлы эшләп килә. Нигездә, чалманаратлылар сөтчелек тармагын үз итә.
.jpg)