ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин сәламләде. Семинарны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады: "Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишелешләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Алар кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә конструктив һәм файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына һәм вакытына тәэсир итә"

Чалманарат авыл җирлегендә үткән хисап җыелышы  шактый эшлекле төс алды. Халык җитәкчелеккә булган сорауларын мулдан юллады, җирлек башлыгының эшчәнлеген дә аек акыл белән бәяләде ул: мактап та алдылар Камил Сабирҗан улын, кимчелекләрен дә әйтеп салудан тартынып тормадылар. Дөрес эшләделәр! Бу инде халыкның бердәм булуын да исбат итте, урам чаты саен җирлек башлыгын “чәйнәүгә” дә юл калдырмады. Алайса, кайбер җирлектә яшәүчеләр ике сәгать буе барган җыелышта авызларына су кабып утыралар да, урамга чыккач “буалары ерыла” – әй сөйлиләр, әй сүгәләр җитәкчелекне, тик нәтиҗә генә юк, чөнки аңлашу ике яклы килеп чыкмый бу очракта.

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр " республика конкурсы оештыра.

Халыкка цифрлы эфир телевидениесенә күчүдә ярдәм итүдә актив катнашканы өчен, Актаныш район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм мәгълүматны саклау бүлеге җитәкчесе Радик Солтанов, бүлек белгече Руслан Шәмсетдинов ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген Актаныш районы җитәкчеләренең спартакиадасы узды. Чаңгы, шорт-трек, теннис, бадминтон, гер күтәрү, волейбол, йөзү- барысы җиде төр ярышка нәтиҗә ясалды. Аерым төрләрдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәр ачыкланды, шуннан чыгып троеборье җиңүчеләре игълан ителде.

Бу хакта тулырак https://www.youtube.com/watch?v=ko1QdhQBWYI сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


2
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Алдагы уеннарда җиңүгә ирешкән башкарма комитет һәм оешма җитәкчеләре командалары арасында, биш очко өстенлек белән, башкарма комитет командасы беренче урынны үзенеке итте.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/uybNsnU_IR8   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

“Бүләк” чаңгы трассасында чаңгыда узышканнан соң, “Лачын” боз сараенда шорт-трек, “Дулкын” бассейнында йөзү, “Батыр” спорткомплексында өстәл теннисы, бадминтон, гер күтәрү ярышларында шәхси беренчелек өчен җитәкчеләр бар көченә тырышты.

Безнең тулы видеорепортажны https://youtu.be/N2bMFcblaCQ  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Чаңгы, шорт-трек, теннис, бадминтон, гер күтәрү, волейбол, йөзү- барысы җиде төр ярышта катнашты җитәкчеләр. Троеборьеның мөһим бәйгесе- чаңгы ярышыннан безнең тулы видеорепортаж.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/9u6XsuA7TAQ  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International