ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“Кванториум” балалар технопаркы 2020 елның 16 апрелендә геопространство мәгълүматлары белән бәйле заманча технологияләр белән кызыксынуны арттыру максатыннан «Карталар фестивале» II Бөтенроссия конкурсын үткәрә.

2020 ел конкурсына Россиянең 15 шәһәреннән 50 гариза бирелгән, фестивальдә катнашучыларның гомуми саны 115 кеше. Быел конкурс дистанцион режимда узачак.

Россия Федерациясе Президентының махсус санитар режимны тәэмин итү кысаларында, 25.03.2020 ел указы нигезендә, шулай ук кулланучылар кабул итү өчен «Татэнергосбыт» АҖ офислары 30.03.2020- 15.04.2020 числоларында, махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы ябык булачак.

Аерым алганда, кадастр бәясе нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Шулай итеп, кертелгән үзгәрешләр нигезендә, кадастр бәясен яңадан карау турында гаризаны чираттагы дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре Бердәм дәүләт реестрына кертелгәннән соң, теләсә кайсы вакытта тапшырырга мөмкин. Элегрәк бу срок Бердәм дәүләт реестры бәяләвенә дәгъва белдерелә торган нәтиҗәләрне керткәннән соң 5 елдан да соңга калмыйча башкарыла иде.

Предприятиеләрнен  персоналы белән хәлне оператив күзәтү өчен «Работа в России» (trudvsem ru ). порталындагы мәгълүматларны тутырырга киңәш итәбез. Әлеге сервиска  мәгълүмат керткән предприятиеләргә генә ярдәм итү чаралары күрсәтеләчәк.

1 апрельдән Актаныш районы Мәсәде авылында котыру чире буенча карантин игълан ителде. Бу хактагы фәрман Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

Район хуҗалыкларында дәвам иткән техник карауларның чираттагысы бүген "Таң" җәмгыятендә гамәлләштерелде. Басу-кырларга чыгачак 25 трактор, 15 тагылма агрегат энә күзеннән үткәрелеп, аларның әзерлек дәрәҗәсе яхшы дип бәяләнде.

Җәмәгать, мондый сәбәпләр белән урамга чыгу тыела! Таҗлы вирус дигәнең үз кануннарын гамәлгә кертте: Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен эш бирүчедән белешмә яки  СМС-пропуск кулда булу шарт . Система 1 апрель төнендә эшли башлады.

2020 елның 31 мартында үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәтләнү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карар кабул ителде.

Эшкә чыгучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә эш бирүчедән белешмә алырга кирәк. Йөкләр, шул исәптән ашамлык продуктларын ташу өчен йөк җибәрүче өстәмә рәвештә билгеләнгән формадагы белешмә бирергә тиеш. Бу белешмәләр Татарстан территориясе буйлап хезмәт вазыйфаларын башкаруга бәйле булмаган хәрәкәт итүгә рөхсәт бирми.

Продуктлар һәм дарулар ташучы волонтерлар хәрәкәте өчен белешмәләр бирүне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы башкарачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савымы 3 805 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 152 тоннага (+4,2%) күбрәк. Продуктивлык буенча, һичшиксез, Әтнә районы алда бара, биредә һәр сыердан уртача 30,9 кг сөт савалар. Җитештерелгән сөт күләме буенча беренчелекне Кукмара районы тота (көнгә 305 тонна). Узган ел белән чагыштырганда сөт күләмен шактый арттырган районнардан Саба районын әйтергә кирәк, биредә көнгә 215 тонна сөт савыла, бу 26%ка күбрәк. Шулай ук Мамадыш, Балтач, Түбән Кама, Актаныш, Азнакай, Биектау һәм Арча районнары терлекчеләренең күрсәткечләре дә начар түгел.

Төбәкләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга һәм хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары – бармакчалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International