Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез.
Дәүләт Думасы депутатлары РФ Президенты йөкләмәсе буенча әзерләнгән Россия Банкы турындагы законга төзәтмәләр ахыргы укылышта кабул итте, ул коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә кредит каникулларын күздә тота.
Бүген, 1 апрель көнне, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Венера Хәева билгеләнде.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 2 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
“Игелек үзәге”нең кайнар элемтә телефонына үзизоляциядәге 65 яшьтән өлкәннәр һәм инвалидлар чылтыратып ярдәм сорый ала. Бүген Актаныш авылында яшәүче Дилә апа Гаянова кан басымы төшкәч, 3-02-80 номерын җыеп дару кирәклеген әйтә. Диспетчер социаль хезмәткәр, волонтер Гөлназ Хәбировага хәбәргә чыга.
Бүген иртәнге сәгатьтә үк социаль хезмәткәр Гөлнур Халиковага “Игелек үзәге” диспетчеры Ленин урамындагы 13а йортында яшәүче олы яшьтәге апага ипи китерергә кирәклеген чылтыратып әйтә.
.png)
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә
РФ Федерация Советы 31 мартта административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләрне хуплады. Инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен коронавирус йоктырмаган гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.
Вазифаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен — 200дән 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору каралган.
Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки үлеменә китергән очракта, ләкин җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан — 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан — 300дән 500 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк.
Граждан 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә. Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9).
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;
көндез секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә 4-9, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, көндез 7-12 метрга кадәр, урыны белән 15-17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+4,
көндез максималь һава температурасы +4..+7.