ДАРУ ПРЕПАРАТЛАРЫ КИРӘКСӘ, 3-02-80 телефон номерына чылтыратыгыз

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

“Игелек үзәге”нең кайнар элемтә телефонына үзизоляциядәге 65 яшьтән өлкәннәр һәм инвалидлар чылтыратып ярдәм сорый ала. Бүген Актаныш авылында яшәүче Дилә апа Гаянова кан басымы төшкәч, 3-02-80 номерын җыеп дару кирәклеген әйтә.

Диспетчер социаль хезмәткәр, волонтер Гөлназ Хәбировага хәбәргә чыга.

Кирәкле даруны волонтер үзәк даруханәдән сатып алды, чегы белән бергә Дилә апага тапшырды.

Өлкәннәр саклык чараларына бик игътибарлы. Битлек һәм перчаткаларны ишегалдына киеп чыгалар. Башка затлар белән аралашканда дистанция саклыйлар.

67 яшьлек Дилә Гаянова “Игелек үзәге” хезмәткәрләренә ярдәм өчен рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International