Әлфия Когогина : Дәүләт Думасы кабул иткән закон катлаулы вәзгыятькә юлыккан гражданнарга һәм эшкуарларга кредит каникулларына хокук бирә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутатлары РФ Президенты йөкләмәсе буенча әзерләнгән Россия Банкы турындагы законга төзәтмәләр ахыргы укылышта кабул итте, ул коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә кредит каникулларын күздә тота. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Бүген кабул ителгән закон катлаулы тормыш шартларына дучар булган гражданнарга һәм шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук коронавирустан аеруча зыян күргән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кредит каникулларына хокук бирә».
Заемщиклар кредиторга ипотека һәм кулланучылар займнары буенча кредит каникуллары сорап, узган елның уртача айлык керемнәре белән чагыштырганда 30 һәм аннан да күбрәк процентка кимесә, алты айга кадәр мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен банкка шалтыратып әйтергә, ә аннары,  90 көн эчендә раслаучы документлар тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International