2 апрельдән Татарстан буенча махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен штраф салачаклар. Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре республика халкына үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус пропускларны алу һәм куллану буенча аңлату эшләре алып барачак. Бу хакта Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.
РФ Федерация Советы 31 мартта административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләрне хуплады. Инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен коронавирус йоктырмаган гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.
Вазифаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен — 200дән 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору каралган.
Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки үлеменә китергән очракта, ләкин җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан — 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан — 300дән 500 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк.