Җәмәгать, мондый сәбәпләр белән урамга чыгу тыела! Таҗлы вирус дигәнең үз кануннарын гамәлгә кертте: Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен эш бирүчедән белешмә яки СМС-пропуск кулда булу шарт . Система 1 апрель төнендә эшли башлады.
Бүген Актанышта маска, перчатка кимичә урамга чыккан бер хатын-кызга полиция хезмәткәрләре һәм “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова тарафыннан саклану чаралары турында аңлатылды.
Ә Чөгәнә авылыннан ике ир-егет пропусксыз автомобиль белән хәрәкәт иткәндә тоткарланды.
Алар административ җәзага тартылды. Рейдка чыкканда, ике сәгать элек, штраф суммасы 100 сумнан 500 сумга кадәр иде.
ӘЛЕ ГЕНӘ ТР МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫННАН ХӘБӘР КИЛДЕ, ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ШАРТЛАРЫН ҮТӘМӘГӘН ГРАЖДАННАР 15000 СУМ ТҮЛӘЯЧӘК!!!
РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Фәһим Нуриев, полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими патруль оештырылачагын әйтте. Үзизоляция тикшереп торылачак.
Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. Кыенлык булганда кайнар элемтә телефон номерына шалтыратырга мөмкин: 8-800-250-90-33. Смс-хәбәр җибәрү һәрвакыт бушлай.
Өйдән чыгу өчен махсус рөхсәтне ничек алырга?
Түбәндәге сәбәпләр булганда СМС-пропуск өчен код алырга кирәк:
- КАЯН КИЛЕП ЧЫКТЫ БУ АФӘТ?
- КАЙЧАН БЕТӘР БУ КАРАНТИН?
Кулларыннан ут уйната торган ир-егетләр рәсми вәкилләр протокол төзегәндә әнә шулай ачына.
.png)
-Үтәр, барысы да уза, яманлык та, яхшылык та. Сабыр итик. Хөкүмәт тарафыннан кушылганны төгәл үтик,- дигән сүзләр генә әйтә алдым.