ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА: Бүген "Таң" хуҗалыгында техник карау үтте

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында дәвам иткән техник карауларның чираттагысы бүген "Таң" җәмгыятендә гамәлләштерелде. Басу-кырларга чыгачак 25 трактор, 15 тагылма агрегат энә күзеннән үткәрелеп, аларның әзерлек дәрәҗәсе яхшы дип бәяләнде.

Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов әзерлек сызыгына куелган техникада җитди җитешсезлекләр юк дип белдерде. Ике тракторның руль һәм тормоз системасындагы кимчелекләр механизаторлар тарафыннан урында ук хәл ителгән. Сүз уңаеннан, техник карауда катнашкан һәр хезмәткәр саклагыч битлек-маскалардан, хуҗалыкта саклык чаралары күрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International