Котыру авыруы ачыклану сәбәпле, Мәсәде авылында карантин игълан ителде

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Актаныш районы Мәсәде авылында котыру чире буенча карантин игълан ителде. Бу хактагы фәрман Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

Соңгы вакытта котырган кыргый җәнлекләр турында торган саен ешрак ишетелә. Нигездә, болар төлкеләр. Ә менә Мәсәде авылында игълан ителгән карантинның сәбәпчесе – шәхси секторга кергән янут. Быел Мәсәде авылында ике тапкыр шәхси хуҗалыкларга төлке керү очрагы да теркәлгән иде, әмма әлеге җавнварларда котыру авыруы ачыкланмады. Ә менә иртә яздан авыл урамына керергә җөррәт иткән янут котырган булып чыккан.

Урман кунагы 27 март көнне Мәсәде авылының Агыйдел урамында урнашкан бер шәхси секторына  кереп, эт белән сугыша. Нәтиҗәдә, янут һәлак була. Районның ветеринар хезмәте янутны алып китеп, котыру чиренә тикшерә. Шик раслана – янут, чыннан да, котырган булып чыга. Билгеле, авылда бу хәлләрдән соң барлык йорт хайваннарына (эре мал, сарык-кәҗә, эт-песи) котыруга каршы прививка ясала. Янут “кунак” булып чыккан ихатада тулы дезинфекция үткәрелә. Ә инде 1 апрельдән Мәсәде авылы тулысынча карантинда.

Әлеге территориядә карантин гамәлдә вакытта йорт хайваннарын сату, читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләр тоту; котыру авырулы яисә сәламәтлеге шик тудыра торган хайваннарны чалу; авыру малларның сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарга ашату тыела.

Шулай ук сәламәт терлекләрнең тиешле тәртиптә пастеризацияләнмәгән сөтен сатарга, ризыкка кулланырга һәм дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән читкә чыгарырга ярамый.

Карарда карантин, зарури чаралар күрү шарты үтәлгәндә, терлекнең котыру белән чирләвенең соңгы очрагы көненнән ике ай вакыт узгач бетерелергә тиешлеге билгеләнгән.

Иң мөһиме, бүгенге көндә авылга читтән терлек, кош-корт сатучыларны кертү тыелган. Шуңа күрә дә җирлек башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова мәсәделеләргә мөрәҗәгать белән чыкты:

- Язгы чорда авыл халкы урамда йөреп сату итүчеләрдән кош-корт, бозау алучан. Бу чорда әлеге эш рәсми төстә тыелган. Әгәр дә авылга терлек, кош белән сату итүчеләр керә икән, бу хакта кичекмәстән җирлек башкарма комитетына хәбәр итүегез сорала. Бүгенге көндә котыру авыруына каршы таләп ителгән барлык саклык чаралары да күрелә. Халык үзе дә сак һәм игътибарлы булсын иде. Карантинга җитди карагыз! - ди Флүрә Риф кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International