ТАТЭНЕРГОСБЫТ инфекцияне профилактикалау чаралары турында хәбәр итә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының махсус санитар режимны тәэмин итү кысаларында, 25.03.2020 ел указы нигезендә, шулай ук кулланучылар кабул итү өчен «Татэнергосбыт» АҖ офислары 30.03.2020- 15.04.2020 числоларында, махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы ябык булачак.

Шул ук вакытта кулланучы гражданнар өчен түбәндәге дистанцион хезмәт күрсәтү каналлары һәркем өчен ачык булып кала бирә:

- консультация алу өчен: Бердәм контакт үзәге; "Татэнергосбыт" АҖ сайтындагы шәхси кабинеты;

- исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру өчен: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, терминаллар һәм банкларның онлайн сервислары, «Татэнергосбыт» АҖ сайтында шәхси кабинет;

- электр белән тәэмин итү килешүләрен төзү өчен «Татэнергосбыт» АҖ сайтында шәхси кабинет.

Өстәмә рәвештә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документлары формалашачак һәм халыкка вакытында биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International