“Кванториум” балалар технопаркы 16 апрельдә “Карталар фестивале” II Бөтенроссия конкурсы уздыра

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

“Кванториум” балалар технопаркы 2020 елның 16 апрелендә геопространство мәгълүматлары белән бәйле заманча технологияләр белән кызыксынуны арттыру максатыннан «Карталар фестивале» II Бөтенроссия конкурсын үткәрә.

2020 ел конкурсына Россиянең 15 шәһәреннән 50 гариза бирелгән, фестивальдә катнашучыларның гомуми саны 115 кеше. Быел конкурс дистанцион режимда узачак.

Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:

• “Иң яхшы тикшеренү эше”;

• “Стандарт булмаган карар”;

• “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карта”;

• “Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып инновацион карта”;

• “Раллиның креатив маршруты”;

• “Экологик карта”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International