2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасы эшли башлады. Программа биш ел дәвамында тормышка ашырылачак. «Безнең ишегалды» сайтында Актаныш муниципаль районының ике ишегалды проекты урнаштырылган. «Безнең ишегалды» программасының рәсми порталында Актаныш авылы ишегалларын төзекләндерү буенча яңа планнар-схемалар барлыкка килде. Ишегалларын dvor.tatar сайтының "Документлар" бүлегеннән табарга була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәрләре, май бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан, сыйфатлы ит сатып алганда аны дөрес сайлау буенча берничә гади кагыйдә белән уртаклаша. Яхшы шашлыкның сыйфатлы иттән башланганы беркемгә дә сер түгел. Итне (башка азык-төлекне дә) тиешле булмаган урыннан, җитештерүчесе билгесез булган, тиешле документлары булмаган көе сатып алу киңәш ителми.
Дөньядагы эпидемиология халәте белән бәйле рәвештә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләрдән тыш сату объектлары ябылды. Кибет һәм базарларда сәүдә итү туктатылды. Теге яки бу товарны кулга тотып карап сайлау мөмкинлеге булмаганда кулланучыларга нишләргә?
Җиңү көне Иске Солтангол авылында яшәүче Арслановлар гаиләсе өчен икеләтә кадерле. Гаилә башлыгы, тыл ветераны Нургали Арслангали улының туган көне дә бәйрәм вакытына туры килә. Быелгы яз аеруча истәлекле- Нургали абыйга 90 яшь тулды.
.jpg)
Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил ага Вәлиев әле дә халыкка хезмәттә. 30 елдан артык авылның имам-хатыйбы булып тора ул. Энгель Нәвап улы кулыннан бәйрәм бүләк-күчтәнәчләре алгач, "Бу кадәр бүләкләрне кая куеп бетерермен", дип шаяртып та алды. Әйе, ил җитәкчелеге ветераннарны хаклы хөрмәтли. Җирлек башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина Тәфкил абыйны Җиңү куне белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Иганәчеләр юллаган җылы юрган-бүләкне тапшырды.
Аларның берсе Гомәр Әхмәдуллин 1944 елда 18 яшендә яуга чакырыла. 1945 елны Ерак Көнчыгыш чигенә озаталар. Чита өлкәсеннән Монголиягә керәләр, шуннан Япония баскакларын тар-мар итәләр. 1952 елга кадәр хезмәт итә. “Японияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы ветеранын бүген Җиңүнең 75 еллыгы белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады.
Гаисә Хисмәтулла улы 1943 елның 25 июлендә 17 яшендә сугышка китә. Җиңү көнен Берлинда каршылый. 1949 елга кадәр Германиядә элемтәче булып хезмәт итә.
Иске Богады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кече митинг та узачак. Бу хакта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемовны котларга килгәч, җирлек башлыгы Илсур Фәттахов әйтте. Җәүдәт абый Шәемов Актаныш районында быелгы Җиңү бәйрәмен каршылаучы 12 ветеранның берсе, ә Иске Богады җирлегенә караган алты авылга исән-сау бердәнбер сугыш ветераны.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер абый Фәрдиевне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медален күкрәгенә беркетте. Очрашудан файдаланып, актив җәмәгать эшлеклесе Тимер Фәрди улы район тормышында якты эз калдырган ветераннарның исемен мәңгеләштерү буенча җитәкчеләргә тәкъдим ясады.
Актаныш районы җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре район хакимияте әзерләгән күчтәнәч кабын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын 5 май көнне җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды. Бөек Җиңү көне уңаеннан хөрмәтләнгән 14 ветеран арасында Сәлимә апа Фәсхиева да бар иде.
.jpg)