Бөек Ватан сугышы ветеранын бүген Җиңүнең 75 еллыгы белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады.
Гаисә Хисмәтулла улы 1943 елның 25 июлендә 17 яшендә сугышка китә. Җиңү көнен Берлинда каршылый. 1949 елга кадәр Германиядә элемтәче булып хезмәт итә.
Гаисә бабай район башлыгы Энгель Нәвап улы белән очрашуга сөенеп, үзен борчыган сорауларын җиткерде.